Калтасы районының ЗАГС бүлегендә 2024 елда туган йөзенче баланы теркәгәннәр. “Юбилейлы” сабый Актуган авылында яшәүче Руслан һәм Вероника Исеметовлар гаиләсендә туган. Ата-ана сабыйга Адам дип исем кушкан, ул гаиләдә бишенче бала. Адамның Ева, Каролина, Аурика исемле апалары һәм Ростислав исемле абыйсы бар. Гаилә башлыгы Руслан нефть һәм газ чыгару буенча буенча оператор булып ңшли, ул үзе дә күп балалы гаиләдә үскән. Үзе дә балалары күп булуы турында хыялланган.
Русланның тормыш иптәше Вероника да: “Балачактан тату һәм зур гаилә турында хыялландым, гаиләдә мин апам белән генә үстем, һәм, ниһаять, минем хыялым тормышка ашты”, – ди.
Быел язын Руслан белән Вероника кургаш туйларын (бергә яшәүләренең 10 еллыгын) билгеләгән.
Башкортстанда дәүләт тарафыннан матди ярдәмгә матди иминлегенә һәм балалар санына карамастан, бала туган бөтен гаиләләр исәп тота ала. Шул ук вакытта гражданнарның кайбер категорияләре – күпбалалылар, аз керемлеләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өстәмә финанс өстенлекләргә ия. Безнең төбәктә балалы гаиләләр нинди ярдәмгә һәм нинди күләмдә исәп тота алуы турында тулырак сылтама аша укый аласыз.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте.
"Ышанам, балалары булган гаиләләр дәүләт тарафыннан барлык дәрәҗәләрдә аерым игътибарга, аерым ярдәмгә мохтаҗ. Һәм Гаилә елында без бу ярдәмне көчәйтәбез", – дип билгеләп үткән иде Радий Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru