Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2024, 18:20

Чемпионат старт алды

Геологлар арасындагы чемпионат башкалада үтә.

Айрат Нурмөхәмәтов фотосы
Фото: Айрат Нурмөхәмәтов фотосы

Башкортстанда "Геовызов" IIнче Халыкара геология чемпионаты старт алды. Уфага Русия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 250 катнашучы – булачак геологлар килде.

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин бу вакыйганың республика өчен ни өчен мөһим булуын сөйләде.

"Башкортстан яшьләре өчен бу барыннан да элек башка вуз студентлары белән тәҗрибә уртаклашу мөмкинчелеге. Моннан тыш, биредә булачак эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек алып барыла, алар үзләренең потенциаль белгечләренә карый. Беренче чемпионат тәҗрибәсеннән күренгәнчә, егетләрнең күбесе стажировка узган, киләчәккә юл сайлаган. Бу юлы да безнең бизнес яңа белгечләр алыр, ә яшьләргә эшкә урнашу өчен яхшы перспективалар ачылыр дип өметләнәбез", - дип билгеләде Максим Забелин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: