Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь , 11:15

Башкортстанда торналарны эзлиләр

Күрсәгез, төшереп җибәрегез! 

ufabirds.ru
Фото:ufabirds.ru

Рус географик җәмгыяте, Русия кошларын саклау берләшмәсе һәм “Тамга ыру билгесе” җәмгыяте торналар җанисәбен игълан итә. Белгечләр республика халкын һәм кунакларын торналарның көзен җылы якка очып китәр алдыннан җыелган урыннары турында хәбәр итүне үтенәләр. Орнитологларга  кайсы торак пункт янында, кайчан  һәм  күпме торна күрүегез мөһим. Мөмкин булса, фото  яисә видео төшереп салуны сорыйлар.

Хәбәрләрне  E-mail - [email protected], WhatsApp: 8937-35-61-340 буенча җибәреп була.

“Торна күрсәң, зинһар, хәбәр ит!” акциясе Башкортстанда сентябрь буена дәвам итәчәк.

Торналар “җанисәбен”ндә катнашучылар  акциядә катнашучылар электрон таныклыклары алачак, кайберләүләр  истәлекле бүләкләргә ия булачак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: