Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2024, 13:53

Уфаның 450 еллыгына багышлап чәчәкләр салдылар

Бүген, 31 августта, Уфаның 450 еллыгы уңаеннан республика башкаласының хөрмәтле кунаклары – Абхазия Президенты Аслан Бжания, Беларусь Премьер-министры Роман Головченко, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Казахстанның сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән бергә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали  Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хокимы Шәүкәт Абдуразаков, Кытай Халык Республикасының Цицикар шәһәре Халык хөкүмәте мэры урынбасары Сунь Хэн һәм башка мәртәбәле кунаклар Ватан өчен сугышта һәлак булган Башкортстан халкына хөрмәт һәм ихтирам белдерделәр.

Уфага төрле, шул исәптән халыкара рәсми делегацияләрнең килүе – Башкортстанны җитди икътисади потенциалга ия ышанычлы партнер буларак, Уфаны Русиянең Европа һәм Азия өлешен бәйләүче логистик үзәк буларак тану.

P.S. Исегезгә төшерәбез, Уфаның яңартылган Cовет мәйданында бу һәйкәлне 2022 елның 11 октябрендә ачтылар. Скульптура композициясен Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык күрсәткән 112нче башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларына һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга багышладылар. Һәйкәлнең авторы – Русиянең Башкортстанда туып-үскән халык рәссамы Салават Щербаков.

Чыганак: glavarb.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: