Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 август 2024, 19:45

Уфада көчлеләр турниры үтте

Башкалабыз юбилее уңаеннан оештырылган иң чагу, иң күркәм чараларның берсе булды ул.

Уфада көчлеләр турниры үтте
Уфада көчлеләр турниры үтте

Бүген башкаланың Сипайлово бистәсендә “Кашкадан” паркында Уфаның 450 еллыгына багышланган иң чагу, иң шәп чараларның берсе – халыкара көчлеләр турниры узды.  14 баһадир - 14 ир-егет - иң көчле исеме өчен көрәште.  Проектны оештыручы -  Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин.

     Турнирны ачып, ул уфалыларны һәм башкала кунакларын Уфаның 450 еллыгы белән котлады. “Спорт карьерамны күптән тәмамласам да, авырлыклар күтәрүне дәвам итәм.  Чөнки бу вакытта кичергән хис-тойгылар әйтеп, аңлатып бетергесез. Бүген турнирда катнашучыларга да шуны әйтәсем килә: нинди урын алуларына карамастан, бу көчле спортчылар турнирда катнашкан вакытта алган хис-тойгыларны гомер буе  искә алырлар. Бәйрәм белән барыгызны да!”

     Көчлеләр турнирында катнашучы спортчылар Уфадан, Чиләбедән, Түбән Новгородтан, Казахстаннан  җыелганнар.  Дөнья чемпионы Давид Шамей – Белгородтан. Дөнья кубогы иясе  Валерий Савин – Ханты-Манси автономияле округы Сургут шәһәреннән. 21 яшьлек Мөхәммәт-Али Тохтоматов – Кыргызстаннан. Уфалылар Уфа егете Денис Вагапов өчен җан атып тордылар.

    Егетләрнең һәрберсе ниндидер уңышларга ирешкәннәр инде, аларны таныйлар, һәрберсенең үзенең җанатарлары бар. Турнир карарга килүчеләр спортчыларны дәртләндереп, хуплау сүзләрен әйтеп, алкышларга күмеп тордылар.

    “Йатаган” этно-төркеме чараны музыкаль яктан бизәде, көчлеләр ярышын карарга килүчеләр җыр-моңнар тыңлап кинәнде.

    Иң көчле исеме өчен көрәшүче баһадир спортчылар 5 сынау үттеләр.  Һәрбер балл, һәрбер уңыш исәпкә алынды, судьялар тарафыннан теркәлеп барылды. Иң башта спортчылар  120 кг авырлыктагы снарядларны күтәрүдә ярыштылар. Дөресен әйтергә кирәк, көчләр тигез түгел иде: кемдер беренче сынауда ук үзенең мөмкинлекләрен күрсәтсә, кемдер икенче, өченче сынауда гына “ачылып” китте.

     Икенче сынау вакытында тагын да зуррак  авырлык күтәрергә туры килде спортчыларга: бу юлы алар бернинди страховкасыз, ялан кул белән 270 (!) килограм авырлыктагы снарядларны, “чемодан” кебек итеп тотып, ничек тә ераграк ара үтәргә тиеш иделәр.  Кемдер ун  адым үтү белән туктарга мәҗбүр булды, ә кемдер егермешәр метр ара үтте. Һәрвакыттагыча көчлеләр, җитезләр алда булды. Ә бу вакытта көч жонглеры Игорь Попов  авыр-авыр герләрне, балталарны, авыр тәгәрмәчләрне уенчык урынына әйләндереп, чөеп, соклангыч трюклар күрсәтте. Турнир дәвам итте!

    Тәгәрмәчләр дигәннән, сынауның бер төре – авырлыгы 330 килограммнан авыррак булган зур тәгәрмәчләрне алты тапкыр күтәреп әйләндергәннән соң, 260 килограмм авырлыктагы тимер “суалчан”ны финиш сызыгына сөйрәп илтеп җиткерү булды. Спортчылар бу сынауны үткәндә мәйдан шау-гөр килде! Китте дәртләндерүләр, әйдүкләүләр! Спортчылар да мәйданның дәртләндереп торуын ишетеп, ничек тә сынатмаска тырыштылар.

    Тагын бер сынау турында әйтми булмый. Спортчылар  170 килограмм авырлыктагы “щит” – калканны кочаклап,  тиешле араны үтәргә тиеш иде. Бу вакытта мәйдан  тын да алмый торды. Хәтта сулыш алудан туктадылар, шикелле. Менә шулай сынауларны үтә-үтә соңгысына да килеп җиттеләр. Турнир азагында инде һәр спортчы авырлыгы 17,5 тонна булган  “SHACMAN” йөк машинасын аркан белән сөйрәп,  урыныннан кузгатып, күпмедер ара үтәргә тиеш иделәр. Спортчылар бу юлы да сынатмадылар, матур  уңышлар күрсәттеләр.

     Өч сәгатьтән озакка  сузылган турнир азагына да якынлашты. Кемне иң көчле итеп танырлар? Судьялар балларны тәфсилләп санаганнан соң, нәтиҗәләрне җиткерделәр. Шунысын әйтергә кирәк – һәрбер спортчы игътибарга лаек булды. Дипломнар, медальләр белән бүләкләнде. Иң көчле өчәү билгеләнде: өченче урында Давид Шамей, икенче урында Кыргызстаннан Мөхәмәт-Али, беренче урында Сургуттан Валерий Савин иң көчлеләр дип табылды.

                             ******

      Көчлеләр турнирын үткәрү Башкортстан Башлыгы  гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. Төбәк Башлыгының ярдәме, аның йөкләмәләре нәтиҗәсендә турнир оештырылган Уфабыз соңгы елларда федераль форумнар һәм пилот проектлар уздыру өчен вакыйгалар мәйданчыгына әверелде. Аларга чит ил дәүләтләре һәм эре бизнес вәкилләре килә, нәтиҗәләр буенча республика бюджетына күп миллиардлы акчалар җәлеп ителә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: