Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2024, 13:01

Зур төзелешләр дәвам итәчәк әле

Уфа халкы зур түземсезлек белән көткән колоннада Агыйдел елгасы яры буенда шәһәрнең юбилеен бәйрәм итү кысаларында ачыла. Ул – Башкортстан һәм Абхазия халыкларының дуслыгы символы.

Зур төзелешләр дәвам итәчәк әле
Зур төзелешләр дәвам итәчәк әле

Уфа халкы зур түземсезлек белән көткән колоннада Агыйдел елгасы яры буенда шәһәрнең юбилеен бәйрәм итү кысаларында ачыла. Ул – Башкортстан һәм Абхазия халыкларының дуслыгы символы. Шулай ук Инорс бистәсендә Ишкәкле слалом комплексын тантаналы ачыла. Ул көнне “Ватан” этнопаркында “Евразия йөрәге” VIII халыкара сәнгать фестивале дә старт ала.

   Уфа –спорт шәһәре. Октябрь районында Көрәш сараен ачу тантанасы бәйрәм чаралары арасында төп спорт вакыйгасы булачак. Уфа мэры Ратмир Мәүлиев юбилей тантаналары һәм мәдәни-күңел ачу чаралары шәһәрнең барлык районнарының иҗтимагый киңлекләрендә узачагын билгеләп үтте. Гомумән, җәйге һәм көзге сезоннар Уфа халкын һәм шәһәр кунакларын күңелле вакыйгаларга бай көн тәртибе белән сөендерәчәк.

   Юбилей чараларын оештырганда һәм үткәргәндә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен уңайлы шартлар булдыру мөһимлеген дөрес аңлап, шәһәребездә урамнарның һәм бәйрәм мәйданчыкларының чисталыгына, шулай ук җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелде. Бүгенге көндә урамнар реконструк­цияләнүен дәвам итә, ә Ленин урамында 3 чәчәк скверы төзелде. Ландшафтлы бу яңалык­ларның берсе – “мобиль” яшел­ләндерү куллану. Елның җылы вакытында үсемлекләр һәм чәчәкләр скверны бизәячәк, ә көзге-кышкы чор башлангач, аларны киләсе язга кадәр саклау өчен базага күчерәчәкләр.

   Быел көз башкалада шулай ук Рамил Әюпов исемендәге фехтование үзәге ишекләрен ачачак. Бу объектның әзерлеге – 65 процент. Биредә әле түбә монтажлау һәм фасад эшләре бара.

   Радий Хәбиров үзәкләрне һәм корылмаларны спорт һәм башка җиһазлар белән үзвакытында җиһазландыру мөһимлегенә аерым игътибар бүлә.

   Юбилей объектларының тагын да берсе – Кузнецов Затоны микрорайонында төзелеп бетеп килүче ике мең ике йөз урынга исәпләнгән гомум белем бирү мәктәбе. Киләсе елда үз ишекләрен ачачак бу белем бирү йорты Идел буе федераль округында иң эресе булачак дип фаразлана.

   Шул ук вакытта Агыйдел елгасы аша барыбызга да таныш һәм якын булган аркалы иске күперне капиталь ремонтлау, һ. Б. Шундый зур эшләр дәвам итәчәк.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: