Аның спикерлары Диана Мазурова, Дилбәр Садыйкова, Илья Матрос, Артем Фомин, Юрий Стародубцев, Владимир Скрипниченко һәм Владимир Прямицыннар булды. Халыкара дәрәҗәдә яшь дипломатларны гадел максатларда берләштерү һәм илләр арасында хезмәттәшлекне үстерү, халыкара куркынычсызлыкка ирешү юллары хакында җитди фикер алышу үтте. Чыгышлар зур игътибар белән тыңланды. 10 илдән килгән вәкилләр кызыксынуы шактый катлаулы сораулар бирелүдә һәм җавапларның зур игътибар белән тыңлануында да күренде.
Илләр арасында мәгариф, чит илләрдә югары белем алу, спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне җәелдерү тәҗрибәсе хакында сүз барды. Русия Тышкы эшләр министрлыгының җыелма яшьләр командасы белән башка илләрнең җыелма командалары арасындагы футбол уены, “Пахтакор” уенчылары истәлегенә оештырылган Русия – Үзбәкстан футбол уены кебек матчларның халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше сызык астына алынды. Шулай ук патриотик тәрбия тәҗрибәсе хакында фикер алышулар булды.