Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август , 12:39

Уфа – кунак көткән өй кебек!

Бүген Уфабыз – Башкортстаныбызның җаны, йөзек кашы. Биредә бер миллион йөз мең кеше гомер итә. Шунысын да аерым ассызыклап үтәргә кирәк: башкалада 100дән артык (!) милләт халкы бер туганнардай тату һәм дус яши.

Уфа – кунак көткән өй кебек!
Уфа – кунак көткән өй кебек!

Бүген Уфабыз – Башкортстаныбызның җаны, йөзек кашы. Биредә бер миллион йөз мең кеше гомер итә. Шунысын да аерым ассызыклап үтәргә кирәк: башкалада 100дән артык (!) милләт халкы бер туганнардай тату һәм дус яши.

   Уфаның зур юбилеен үткәрүгә әзерлек күптән барды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкаланың 450 еллыгын үткәрү буенча эшче киңәшмәләр үткәрде, анда юбилей чараларын формалаштыруга зур игътибар бүленде.

  Башкаланың гүзәл юбилеен үткәрүгә әзерлек башлану – тарихи кыйммәткә ия булган иске шәһәр төзелешләрен тәртипкә китерүгә чын-чынлап зур этәргеч булды. БРның мәдәни мирасы объектларын саклау буенча дәүләт идарәсе начальнигы Салават Кулбахтин әйтүенчә, башкала юбилее уңаеннан архитектура һәйкәлләрен ремонтлауга 23 рөхсәт бирелгән. Әлеге исемлеккә Ленин, Октябрь революциясе, Карл Маркс, Зәки Вәлиди урамнарында урнашкан һәм шәһәр халкы күңеленә гаять якын булган тарихи биналар кертелгән. Аларны яңарту барышында фасадларны, түбәләрне һ.б. тернәкләндерүгә зур игътибар бүленгән.

   -Бу эшләр биналарның тарихи күренешләрен саклауны тәэмин итүче дәүләт тикшерүе астында үткәрелә,- ди бу уңайдан  Салават Кулбахтин.

   Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, Уфабызның үзәк урамнарын төзекләндерү эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.

   -Без республикабыз башкаласының кыяфәте никадәр үзгәрүен күрәбез. Шәһәребездә үзәк урамнарның тышкы кыяфәте яхшы якка үзгәрде – тротуар плиткалары яңартылды, “Чиста күк йөзе” дип аталган шәһәр проекты уңышлы тормышка ашырыла. Аның кысаларында электр кабельләре җир астына салына. Бу эшләр барсы да шәһәрнең эстетик йөзек күркәмрәк итә. Мондый эшләрне без киләчәктә дә тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез,- диде Радий Фәрит улы.

   -Безнең бу урамны Уфа Арбаты итеп эшли алачагыбызга күпләр ышанмады һәм ышанмый. Бу – бик тә матур урам булып, үзәктән Дуслык Монументына, Агыйдел яр буена һәм Башкортстан һәм Абхазия дуслыгы колоннадасына кадәр төшәчәк, - дип шулай ук Октябрь революциясе урамында башкарылган реконструкцияләү эшләре хакында да искә төшерде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: