Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август , 08:35

Тормыш яхшырак, яктырак булсын

Грант бәйгеләрендә катнашуыбызның максаты шул, ди Илсөяр Кави кызы Проскурякова. 

https://vk.com/club145786532
https://vk.com/club145786532

Бүген безнең тормышта “грант” сүзе киң таралыш алды.

Бу сүз французларның granter фигыленнән килеп чыккан һәм ул “ярдәмне кабул итү” дигәнне аңлата. Аны инглиз теленнән “бүләк”, “субсидия” дип тәрҗемә итәргә була. Ягъни аның асылында ярдәм, булышу дигән мәгънә ята. Грантлар дәүләтнеке дә, шәхси дә булырга мөмкин, алар төрле өлкәләрдәге проектларга бирелә. Әмма ул проектлар иҗтимагый-файдалы, кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән булырга тиеш.

Безнең республикада да соңгы елларда грант ярдәме системасы киң таралыш алды. 2019 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Указы белән “Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды” булдырылды. Аның максаты – социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итү.

“Бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш ел эчендә гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерцияле булмаган сектор Башкортстан Башлыгы грантлары фонды һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша”, – дигән иде Радий Хәбиров.

“Яңавыл районы хатын-кызлар советы” иҗтимагый оешмасы инде ничә ел рәттән грант проектларында катнаша. Мәсәлән, 2022 елда алар “Киләчәккә адым” проекты белән грант откан.

Бу проект Яңавыл районында яшәүче 7дән 18 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле, шул исәптән аутист балаларны социальләштерү өчен өстәмә шартлар тудыруга юнәлтелгән. Проектны Яңавылның коррекцияле мәктәп-интернаты белән берлектә тормышка ашырганнар. Үзенчәлекле балалар өчен махсус чаралар үткәрелгән. Мастер-класслар, декоратив-гамәли иҗат дәресләре, кызыклы очрашулар һәм экскурсияләр үткәрү өчен белгечләрне, волонтерларны җәлеп иткәннәр. “Көмеш” волонтерлар да бу эшкә ихлас кушылды, ди Хатын-кызлар советы рәисе Илсөяр Кави кызы Проскурякова.

– Өлкән яшьтәге волонтерлар белән үзебезнең яшьлектәге уеннарны үткәрдек. Курчаклар тегү, кул эшләре буенча мастер-класслар да балаларның күңеленә һуш килде. Психологик тренинглар, музыка терапиясе, спорт ярышлары – чаралар исемлеге киңкырлы. Иң мөһиме – социаль-мәдәни мохит булдыру балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, эмоцияләр алырга, кызыклы эш һәм дуслар табарга, яңа белем алырга мөмкинлек бирде, – диде Илсөяр ханым. – Грант акчасына сенсор бүлмә өчен корылмалар сатып алдык. Бу бүлмәдә сәламәтлеге чикле балаларның психологик халәтен яхшырту буенча коррекция эшләре алып барыла. Аның роле бик зур.

Проектны тормышка ашыру барышында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тормышында сыйфатлы үзгәрешләр билгеләнгән. Илсөяр Проскурякова әйтүенчә, гомумән, аларның һәрбер социаль проекты кешеләрнең тормышын яхшырак, яктырак итүгә юнәлтелгән. Һәм бу максатларны тормышка ашыруда грантларның ярдәме зур.

– Башкортстан Башлыгы грантлары фонды үткәргән конкурсларда катнашуга куркмыйча, кыю тотынырга һәм башлаганыңны азаккача җиткерә белергә кирәк, – ди Илсөяр Кави Кызы. – Грантлар отып, күп кешеләрне иҗтимагый чараларга җәлеп итә алдык. Без күбрәге өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшлибез һәм проектларыбызның да шактые әлеге категория кешеләргә юнәлтелгән. Грант акчасына аларны бассейннарга, бию түгәрәкләренә һәм башка урыннарга йөртә алдык. Мондый мөмкинлекләр кешеләрне җәлеп итә. Алар ихлас йөри башлый. Инде хәзер безгә йөрүче өлкән ир-атлар саны да арта башлады, гаиләләрне дә үзебезнең чараларга җәлеп итәбез.

Әйткәндәй, 2020-2024 елларда Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды 17 конкурс үткәрде, тәкъдим ителгән 3692 гаризаның 745е хупланды. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артып китә, аның 852,5 миллион сумы – республика бюджетыннан, 364,86 миллион сумы – Президент грантлары фондын финанслашу исәбеннән. Бу коры саннар түгел. Аларның һәрберсе артында зур эшләр һәм матур нәтиҗәләр ята, ди Илсөяр Кави кызы Проскурякова.

 

https://vk.com/club145786532
https://vk.com/club145786532
https://vk.com/club145786532
https://vk.com/club145786532
https://vk.com/club145786532
https://vk.com/club145786532
https://vk.com/club145786532
https://vk.com/club145786532
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: