Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2024, 13:35

Горурланып күрсәтерлек Уфабыз бар!

Соңгы елларда гүзәл башкалабызда барган үзгәрешләр турында уфалылар һәм шәһәр кунаклары ни уйлый икән?

Горурланып күрсәтерлек Уфабыз бар!
Горурланып күрсәтерлек Уфабыз бар!

   Соңгы елларда гүзәл башкалабызда барган үзгәрешләр турында уфалылар һәм шәһәр кунаклары ни уйлый икән?

   Альбина Алибаева, укытучы:

   -Уфабызның көннән-көн яшәрүенә, матурлана баруына сокланып бетә алмыйм.   Бүгенге көндә миллионник” шәһәрләр арасында Уфа халыкка яшәү өчен иң уңайлы, рәхәт шәһәрдер дип уйлыйм.

   Биредә балаларга белем, лаеклы тәрбия биреп үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап: яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, сорт һәм уен мәйданчыклары адым саен.

   Уфа халкына иркенләп, күңелле ял итү өчен парклар-аллеяләр ремонтлана, фонтаннар, һәйкәлләр ачыла, элеккеләре реконструкцияләнә. Безгә, балалар үстергән кешеләргә, шәһәрдә матур урыннар бихисап.

   Элек Агыйдел яр буйлары һич тә каралмаган булса, бүген килеп анда сокланып туймаслык матурлык тудырылды. Иң мөһиме, шәһәр халкы әнә шул булган гүзәллекне сакласын иде!

   Рәмил Хәбибуллин, фәнни хезмәткәр :

   -Уфа кайчандыр безне, авыл балаларын, үз кочагына алды. Монда укыдык, эшлибез, балалар тәрбияләп үстердек. Соңгы берничә елда Уфабызда барган матур үзгәрешләр куандыра: ул нәкъ менә без күрергә теләгән якты, уңайлы шәһәргә әверелде.

   Бүген инде читтән килгән кунакларга да горурланып күрсәтерлек Уфабыз бар. Уфа – безнең – яшьлек шәһәре, без аны ничек бар шулай яратабыз.

   Резеда Рәхмәтуллина, пенсионер:

   -Уфада элек-электән маршрут транспорты белән бәйле проблемалар булып килде. Һәм соңгы елларда бу мәсьәләнең уңышлы чишелешенә сөенеп бетә алмыйбыз. Тукталышлар – заманча, уңайлы һәм яңа автобуслар күрсәтелгән вакыт буенча йөри. Бу безнең өчен бик тә уңайлы. Өр-яңа трамвай-троллейбуслар өстәлеп тора, боларның барсы өчен дә республика җитәкчелегенә, атап әйткәндә, Радий Хәбировка рәхмәтлебез. 

Рәзилә Нәсибуллина, театр белгече:

   -Уфада БДУны тәмамладым, хәзер Түбән Кама шәһәрендә яшим. Яшьлек шәһәремне сагынам, бүген дә яратам. Бәйрәм алдыннан гаиләбез белән Уфага кунакка килдек һәм аның яңаруына, гүзәллегенә сокланып бетә алмадык. Матур киләчәк телим Уфага һәм уфалыларга!

  Фото: Башинформ.

 
  

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: