Җәмгыять
30 август 2024, 07:25

Бурибай коллективы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылды

Изге эшкә кушылырга теләүчеләр елдан-ел арта.

Бурибай коллективы  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылдыБурибай коллективы  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылды
Бурибай коллективы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылды

    “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылырга теләүче предприятиеләр, оешмалар елдан-ел арта. Башкортстан тау эшчеләре дә хәйрия акциясенә бик теләп кушылды.

     Бурибай тау-металлургия комбинаты Хәйбулла районындагы гаилә хезмәтенә мәктәп рюкзаклары комплектларын тапшырды. Алар уку өчен кирәкле барлык әйберләр: дәфтәрләр, каләмнәр, альбомнар, буяулар, пеналлар һәм башка файдалы әйберләр белән тулыландырылган. Боларның барысы да балаларга яңа уку елын уңайлы башларга ярдәм итәчәк.

     Оештыручылар билгеләп үтүенчә, әлеге хәйрия акциясендә елдан-ел күбрәк оешмалар катнаша. Ярдәм шулай ук бу изге эшкә кушылырга теләк белдергән кешеләрдән дә килә.

 - “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " – балаларны мәктәпкә әзерләгәндә ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган акция.

Бурибай ТМКы коллективы - бу эштә иң активларның берсе. Бу рюкзакларны алачак балалар исеменнән без аларга игелекле һәм ярдәмчел булулары өчен рәхмәт белдерәбез, – ди Гаилә хезмәте җитәкчесе Динә Аккужина.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас