Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2024, 14:09

Башкортстанда ике елда 140 мәктәп төзекләндерелгән

Башкортстанда ике елда 140 мәктәп төзекләндерелгән
Башкортстанда ике елда 140 мәктәп төзекләндерелгән

Быел Башкортстан мәктәпләренә 48 мең беренче сыйныф укучысы барачак.

Ташламалы категориягә керүчеләр өчен түләүсез төшке аш ашатуны оештыруга 2024 елда 3,7 миллиард сум акча бүленгән (2,2 млрд — федераль бюджеттан һәм 1,5 республика бюджетыннан).

Мәктәпләрдә менюның 5 варианты оештырыла (шикәр диабеты, фенилкетонурия, азык аллергиясе, глютенсыз меню, сөтсез меню).

Уку елына мәктәпләр әзер, алар төрле тикшерүләр узган: янгын сигнализациясе, видеокүзәтү, хәвефле хәбәрләр тапшыру чаралары, металл эзләгечләр һ. б. каралган.

2024 елда 17 мәктәп автобусы сатып алганнар. Ел азагында Башкортстан тагын 50 мәктәп автобусы алачак.

1 сентябрьдән яңа фәннәр кертелә - Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре, хезмәт (технология). Бу фәннәрне укыту өчен җәй буена меңнән артык укытучы әзерләнгән.

Капиталь ремонт буенча:

2024 елга мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү программасына 31 мәктәп кертелгән, шулардан берьеллык алты гомум белем бирү оешмасы:

- БР беренче Президенты М. Г. Рәхимов исемендәге 3 нче БРДИ.Күмертау шәһәре;

- Баймак лицей-интернаты МБМУ,

- Әбҗәлил районы Кызыл Башкортстан авылы МБМУ,

- Бишбүләк районы Усак-Кичү МБМУ. Бу объектлар ремонт буенча 96,66%ка әзер.

Радий Хәбиров Баймак районында ремонт ясауны тизләтергә һәм Белем көненә ремонтны төгәлләргә кушты.

Исегезгә төшерәбез, соңгы ике елда Башкортстанда 140 мәктәп төзекләндерелде.

Башкортстанда ике елда 140 мәктәп төзекләндерелгән
Башкортстанда ике елда 140 мәктәп төзекләндерелгән
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: