Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 август 2024, 14:03

“Барысы да үзебезнекеләр”

Башкортстан Башлыгы гранты конкурсларында катнашуга гариза бирүчеләр һәм җиңүчеләр саны арта бара, диләр Тәтешледә. 

https://vk.com/ano.vsesvoi
https://vk.com/ano.vsesvoi

Тәтешле районының коммерцияле булмаган оешмалары Башкортстан Башлыгы грантларына конкурсларда актив катнаша.

“Барысы да үзебезнеке” социаль проектларга ярдәм итү һәм тормышка ашыру ресурс үзәге” 2023 елда “Все свои” Тәтешле ресурс үзәге – авыллардагы коммерцияле булмаган оешмаларны үстерү өчен!” проекты белән грант ота. Проектның төп юнәлеше – зур һәм кече авылларның коммерцияле булмаган оешмаларының, инициатив төркемнәренең, клублары вәкилләренең белемнәрен һәм тәҗрибәләрен арттыру.

– Әлеге проектны тормышка ашыру барышында күп эшләр башкарылды, – диде Ресурс үзәге директоры Илсөяр Илһам кызы Нагуманова. – Беренчедән, авыл советлары өчен коммерцияле булмаган оешмалар төзү һәм грант алу буенча укулар үткәрелде. Аның ахырында укулар үтү турында таныклыклар бирелде. Икенчедән, төркемнәр өчен һәм шәхси консультацияләр, вебинарлар, семинарлар һәм башка төрдәге аңлату-укыту чаралары алып барылды. Өченчедән, экспертларны җәлеп итеп, 5 районда – Аскын, Балтач, Борай, Тәтешле, Караиделдә – күчмә сессияләр үткәрдек. Аларда барлыгы 115 кеше катнашты. Авыл советлары буенча 8 уку чарасы үткәрелде, аларда 161 кеше катнашты. Коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү, грант конкурсларында катнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр, семинарлар һәм вебинарлар көн саен диярлек үткәрелде.

Эш нәтиҗәсе үзен озак көттермәгән: районда соңгы елда коммерцияле булмаган 10 яңа оешма ачылган. Грант конкурсларында катнашуга гариза бирүчеләр һәм җиңүчеләр саны да арта бара, димәк, әлеге проект кысаларында алынган белемнәр кулланыла, ди әңгәмәдәшем.

– 2024 елда 2 проект Башкортстан Башлыгы грантын алды. Алар – “Zнамя” хәрби хезмәткә чакырылганга кадәр әзерлек клубы һәм “Сәләтле удмурт балалар өчен профильле лагерь “Усточикар” (“Осталар шәһәре”), – диде Илсөяр Илһам кызы.

Аның әйтүенчә, Башкортстан Башлыгы грантлары – социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда зур ярдәм. Ә андый башлангычлар күп. Авылларда яшәүчеләрдән дә күп инициативалы тәкъдимнәр килә, ди Илсөяр ханым.

Әйткәндәй, нәкъ менә шуңа проект командасы Ресурс үзәген булдыру идеясен тормышка ашыра. Бүгенге көндә “Все свои” социаль проектларга ярдәм итү һәм аларны гамәлгә ашыру ресурс үзәге” коммерцияле булмаган оешмалар секторын үстерү һәм грант конкурсларында катнашуда ярдәм күрсәтү эшчәнлеген дәвам итә. Анда иҗтимагый башлангычларда 4 белгеч – Илсөяр Нагуманова, Гүзәл Әхмәтдинова, Альбина Сөндюкова һәм Ания Гәрәева эшли. Безгә район хакимияте дә зур күрсәтә, ди алар.

Исегезгә төшерәбез: 2019 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Указы белән “Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды” булдырылды. Аның максаты – социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итү. 2020-2024 елларда Фонд 17 конкурс үткәрде, тәкъдим ителгән 3692 гаризаның 745е хупланды. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артып китә.

“Бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш ел эчендә гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерцияле булмаган сектор Башкортстан Башлыгы грантлары фонды һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша”, – диде Радий Хәбиров.

Ресурс үзәге директоры Илсөяр Илһам кызы Нагуманова.
https://vk.com/ano.vsesvoi
https://vk.com/ano.vsesvoi
https://vk.com/ano.vsesvoi
Ресурс үзәге директоры Илсөяр Илһам кызы Нагуманова.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: