Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август , 13:15

Милли кием – халкыбыз горурлыгы

Бөтен дөнья модасына нинди генә үзгәрешләр йогынты ясамасын, Башкортстан халкында һәрвакыт милли киемнәргә мода булачак.

Милли кием – халкыбыз горурлыгы
Милли кием – халкыбыз горурлыгы

Бөтен дөнья модасына нинди генә үзгәрешләр йогынты ясамасын, Башкортстан халкында һәрвакыт милли киемнәргә мода булачак. Сүз дә юк, этник киемнәр һәм бизәнү әйберләренең төрлелеге тормышыбызга чагу колорит һәм яхшы кәеф өсти. Шуңа күрә дә Башкортстаныбызда быел бишенче тапкыр Милли кием көне билгеләп үтелә.

    Башкортстанда Милли киемнәр көнен апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләр үтәләр. Беренче тапкыр бу бәйрәмне 2020 елда билгеләдек.  Бәйрәмнең максаты – халык традицияләренә һәм мәдәниятенә игътибарны юнәлтү. Башкортстанда 160тан артык милләт яши. Һәр халыкның үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар, алар берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк булган милли костюмнарда чагыла.  

    Бу фикерне республика башлыгы Радий Хәбиров та ассызыклады:  “Халыкта милли киемгә карата мәхәббәт барлыкка килде. Бу интернациональ бәйрәм – дуслык һәм бер-береңә хөрмәт билгесе. Һәм иң мөһиме, бу бәйрәм – безнең үткәнебезгә күпер. Милли костюм – халкыбызның визит карточкасы. Анда аның тарихы, үзенчәлеге, җаны чагыла. Һәм, мин бүген аңа карата кызыксынуның яңадан артуына шатмын. Күп гасырлар дәвамында республикада яшәүче халыклар тынычлыкта һәм татулыкта көн күрәләр. Безнең дуслык, мәдәниятләрнең күптөрлелеге, үзара хөрмәт һәм кызыксыну – бүген безгә явызлыкка каршы торырга ярдәм итә торган төп байлык һәм куәтле көч. Без төрле, әмма без бердәм һәм  бу һәрвакыт шулай булачак".

     Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Башкортстанда халык һөнәрчелегенә ярдәм итү буенча республика программасы эшли.  “Ел саен бу программага якынча 10 млн сум акча юнәлтәбез, - дигән иде бу җәһәттән Радий Фәрит улы. -  Ул субсидияләргә, җиһазлар һәм материаллар сатып алуга тотыла. Милли кием тегү, бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнүчеләр өчен дә шундый ук программа төзергә әзермен. Без аны эшли башладык инде. Бу шулай ук материаллар яки җиһазлар бәясенең яртысын субсидияләүгә китәчәк конкрет акчалар булачак. Быел программаны эшләтеп җибәрәбез”.

     Ни өчен кешеләргә милли стильдәге киемнәр кию ошый? Әйдәгез, бу сорауны билгеле шәхесләргә бирик. "Милли костюм һәрвакыт модада һәм һәрвакыт актуаль. Бу кешенең үз тамырларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүенә, үз халкының тарихын өйрәнүенә, мирасын кадерләвенә беренче дәлил. Милли киемнәр гасырдан гасырга күчкән. Һәр хатын-кыз  баш һәм өс киемен, күлмәген бизәргә, матурларга тырышкан. Эш көннәрендә мин үзем дә стильләштерелгән күлмәкләрдә йөрим, алар миндә берничә. Шулай ук башкорт милли бизәнү әйберләрен бик яратам. Милли кием киеп йөргәндә, үзеңне тамырларыңа, ниндидер рухи көчкә, әлегә өйрәнелмәгән нәрсәләргә кагыласың кебек тоела”,-ди Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфикова.

     Башкортстанның “Агыйдел” сәнгать кәсепләре җитәкчесе Гүзәл Кәримова дә көн саен милли стиль элементлары булган киемнәр киюен телгә алып үткән иде. “Милли кием – теләсә  кайсы милләт өчен горурлык, чөнки һәр деталь халыкның мәдәни үзенчәлекләре турында сөйли. Башкортстанда милли костюмнар, дөньяның башка халыкларындагы кебек үк, гардеробның кирәкле өлеше булды. Башка шәһәрләр һәм илләр белән чагыштырганда, Башкортстанда милли киемнәр кию бик озак вакытлар таралган иде”, - дип исәпли ул.

     Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Рәдиф кызы Саматовадан“БыелМилликиемнәркөнендә Уфаның нинди мәйданнарында бәйрәмчаралары узачак?” дип сорадык. Ул түбәндәгеләрне бәян итте:

  • Быел Милли киемнәр көнендә “МЕГА” сәүдә комплексында уфалылар һәм кунаклар республикада яшәүче төрле халыклар мәдәнияте белән таныша алачак. Монда башкорт рус, татар, таҗик, мари, чуваш, удмурт, әрмән, авар, дагыстан, казах, үзбәк һәм башка милләт биюләрен караячак. 20дән артык культура – күп милләтле республикабызның чагу калейдоскопы бит ул. Моннан тыш социаль челтәрләрдә һәм республика медиамәйданнарында видеоролик урнаштырылачак. Муса Гәрәев исемендәге тарихи-мәдәни үзәктә Милли киемнәр көне уңаеннан тематик чаралар һәм ачык ишекләр көне үтәчәк. Үзәкнең фойесендә Илеш районында яшәүче төньяк-көнбатыш башкортлары киемнәренең күргәзмәсе эшләячәк. Шунда ук фотозона булачак. Милли кием көне районнарда да билгеләп үтеләчәк.

    Шунысы сөенечле, республикада милли костюмнар тегүче, заманча модельләр ясаучы дизайнерлар күп. Димәк, ихтыяҗ бар һәм җәмгыять мондый киемнәргә мохтаҗ.  Димәк, Милли киемнәр көнен бәйрәм итәргә тулы нигез бар.

Фото:  kulturaufa.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: