Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 август 2024, 11:51

Борай белән Шаранда күбрәк аерылышканнар

Сәбәбе нидә икән?

Башкортстанның юстиция эшләре буенча комитеты республика  һәм Уфадагы  аерылышулар санын тикшергән. Саннар 2024 елның беренче яртыеллыгына бирелгән.

Уфада 2023 елның  шул ук чоры белән чагыштырганда никахлары таркалган гаиләләр саны 5,1 процентка – 2 650дән 2 516га кадәр – кимегән. Быел никахлар ешрак Октябрь районында таркалган – андагы ЗАГСлар 537 аерылышу очрагын теркәгән.

Арытаба таркалган никахлар саны буенча  Калинин (486), Киров (391), Совет (326), Дим (248) районнары килә. Ә менә Орджоникидзе һәм Ленин районнарда азрак аерылышканнар – анда 237 һәм 153 никах таркалган.

Дим районында никахлары таркалган гаиләләр саны узган ел белән чагыштырганда арткан – “плюс” 11,2%. Ә менә  Орджоникидзе районында аерылышулар 20,5 процентка, Совет районында – 15,5 процентка, Киров районында 14,3 процентка кимегән.

Республика буенча гомум алганда 2024 елның гыйнвар-июнь айларында 7 932 никах таркалу очраклары  теркәлгән: бу 2023 ел белән чагыштырганда 2,4 процентка кимрәк. Әйткәндәй, Борай (+88,9%), Шаран (+85%) һәм Зианчура (+62,5%)  районнарында аерылышу очраклары кинәт арткан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: