Җәмгыять
29 август 2024, 05:50

Аюлардан ерак йөрегез!

“Башкирия” милли паркында аюлар белән очрашу куркынычы турында кисәттеләр.

Аюлардан ерак йөрегез!Аюлардан ерак йөрегез!
Аюлардан ерак йөрегез!

    "Милли парк урманнарында кыеш тәпиләр үзләрен хуҗа итеп хис итәләр. Үз-үзләрен тотышлары да шулайрак – хуҗаларча.  Язмыш белән шаярырга ярамый – берүзең аюлар тирәсендә йөрергә кирәкми. Туристлар йөри торган маршрутлардан еракта үләннәр, җиләкләр, гөмбәләр җыю яки болай гына прогулкада йөрү -  аеруча куркыныч", - дип кисәтә белгечләр.

   Милли парк хезмәткәрләре туристларга “махсус сакланучы табигать территорияләрендә булганда катгый рәвештә экологик сукмаклардан читләшмәгез, ерак сәфәрләргә гидлар озатуында гына йөрегез” дип мөрәҗәгать итәләр.

Фото: razrisyika.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас