+24 °С
Болытлы
“Аслыкүл” табигать паркы җитәкчесе Гүзәл Гыйльманова республиканың иң зур күленең үзенчәлекле җан иясен – сирәк очрый торган энә-балыкны фотосурәткә төшереп алган.
Биологлар фикеренчә, энә-балык Аслыкүлгә моннан 40 ел элек эләккән булырга мөмкин: ул вакытта белгечләр күлгә Иделдән сига һәм рипус балыкларын җибәргәннәр. Кеше өчен энә-балык бөтенләй зарарсыз, ул планктон белән туклана. Тирәндә, су төбендә койрыгы ярдәмендә йөри.