Зилаер авылына нигез салынуга 276 ел тулуга багышланган чаралар программасында иң әһәмиятлесе - авылларны комплекслы үстерү төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган ял һәм күңел ачу паркын ачу.
Тагын бер төзекләндерелгән, уңайлы, матур һәм үзенең функциональ билгеләнеше буенча бик файдалы иҗтимагый урын булдырылды. Монда балаларга уйнау, яшүсмерләргә һәм яшьләргә спорт белән шөгыльләнү урыннары бар, өлкәннәргә дә күңелсез булмаячак.
Парк ачылу тантанасына авылның төрле яшьтәге кешеләре һәм кунаклары җыелды, сабыйлардан алып, чал чәчле ветераннарга кадәр килгәннәр. Авыл халкы өчен бу зур бүләк булган.