Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август , 17:32

Урамнар якты булсын!

Урамнар якты булсын!
Урамнар якты булсын!

Җәй көне Сибайда «Энергосервис» программасы кысаларында искергән урам яктырткычлары заманча светодиодлыларга алыштырылды. Тышкы яктырту системасын киң колачлы яңарту акчаларны экономияләүгә һәм шәһәрдә яктырту сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

2023 елның декабрендә «ЕЭС-Гарант» җәмгыяте белән энергия сервисы контракты төзелде, аның максаты энергияне сак куллану һәм энергетика ресурсларын куллануның энергетик нәтиҗәлелеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру.

Әле шәһәрдә 5141 яктырткычны яңа светодиодлы модельләргә алыштырганнар. Элек урнаштырылган светодиодлы яктырткычлар үз урыннарында калган, чөнки алар хәзерге стандартларга тулысынча туры килә әле. Шулай ук тышкы яктырту белән идарә итүнең 117 әрҗәсе урнаштырылган. 

2023 елда Башкортстанда 8 мең яктырткыч һәм 3 меңгә якын терәк куелган. Бу максатларга 300 миллион сум акча бүленгән. Республика башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу сумма әле барлык проблемаларны тиз арада хәл итү өчен җитәрлек түгел. 

Чыганак: "Сибайский рабочий" сайты. 

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: