31 августта, Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү көнендә, киләчәк буынга «Вакыт капсулалары» салыначак.
Аны ярты гасырдан соң гына алачаклар. Чара «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре»стеласы янында узачак. Шуңа бәйле рәвештә монда автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 31 августта 7:00 дән 13:00 гә кадәр Сочинская урамыннан Бельский күперенә кадәр юл участогын ябачаклар.
Әлеге вакытта стела янында урын әзерләнә. Бу хакта социаль челтәрләрдә Уфа мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр итте. Бу әһәмиятле урынны тагын да матуррак һәм уңайлырак итү өчен агачлар һәм чәчәкләр утыртыла.