Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август 2024, 10:31

Шәйморатовның тууына 125 ел тулуга багышланган кичә узды

Шәйморатовның тууына 125 ел тулуга багышланган кичә узды
Шәйморатовның тууына 125 ел тулуга багышланган кичә узды

27 август - Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы Советының беренче утырышында катнашты.

Ул Россия Герое, 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шайморатовның тууына 125 ел тулуга багышланган. Төбәк җитәкчесе орден кавалерларының ил һәм республика үсешенә, җәмгыятьне ныгытуга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте, шулай ук республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Республика башлыгы Совет составына Республиканың хөрмәтле кешеләре – Бөек Ватан сугышы һәм хокук саклау органнары ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар керүен билгеләп үтте. - Алар арасында - Русия герое, гвардия майоры Борис Александрович Дудко, Александр Доставалов исемендәге Башкорт мотоукчылар батальонының рота командиры Ринат Уразбай улы Күлтоманов һәм башкалар бар. Шәйморатов ордены белән һөнәри бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен табиблар, тормышларын хәвеф астына куеп, алгы сызыктагы вакыйгаларны яктыртучы хәрби журналистлар, Совет рәисе-республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары, СВО катнашучысы Азат Шамил улы Бадранов та бар. Тулырак glavarb.ru сайтына кереп укый аласыз. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: