Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август , 11:50

Өлкән яшьтәгеләр бушлай сәяхәт итә ала

Өлкән яшьтәгеләр бушлай сәяхәт итә ала
Өлкән яшьтәгеләр бушлай сәяхәт итә ала

Республикада "Башкирское долголетие. Туризм" проектын гамәлгә ашыру кысаларында бер меңнән артык "көмеш яшьтәге" туристлар Уфаның 450 еллыгына багышланган зур юбилей чараларында катнашачак.

Программа Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла, проектның операторы - «Туризмны үстерү үзәге» 

- Бүгенге көндә өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль активлыгын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән программалар аеруча актуаль. "Башкирское долголетие.Туризм" проекты төбәк башлыгы Радия Хәбировның 55 яшьтән өлкәнрәк хатын – кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен махсус туристик программалар тәкъдим итүче уникаль инициативасы булып тора, - диде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.  

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: