Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август , 17:41

Күптәннән көтелгән балалар мәйданчыгы ачылган

Күптәннән көтелгән балалар мәйданчыгы ачылган
Күптәннән көтелгән балалар мәйданчыгы ачылган

Учалыда күптән көтелгән зур балалар мәйданчыгы ачылды.Таган һәм таулар, баскычлар, күперләр һәм уен шәһәрчеге шундук әлеге торак пунктның барлык балаларын җәлеп итә торган урынга әверелде.

Рәсми ачылуга кадәр үк балалар бу урынны яратып өлгерде. Балалар өчен җиһазландырылган комплекс бик кирәкле булган, аны көтеп алганнар

-Бездә, ниһаять, балаларга уйнау өчен уңайлы урын барлыкка килде. Без бик шатландык. Авылда мондый мәйданчыклар башка юк һәм сабыйларның күңелен ачар өчен каядыр барырга кирәк иде,-дип уртаклаша монда яшәүче Лидия Солтанова. -  Аның киртәләп алынган булуы яхшы - бала машина астына сикереп төшәр дип курыкмыйсың, - ди өч бала әнисе. 

Мәйданчык «Реаль эшләр» партия проекты ярдәмендә төзелде. Ул республикада 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бәйрәмдә сөйләүләренчә, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутатлары Зәкәрия Гыйбадуллин һәм Рөстәм Ишмөхәммәтов зур ярдәм күрсәткәннәр.

"Учалинская газета" ВК төркеме. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: