-18 °С
Болытлы
Шушы көннәрдә Благовар районының Пришиб авылында яшәүче Зинаида Петровна Рогова олы юбилеен билгеләп үткән. Аңа 95 яшь тулган! "Зинаида Петровна үзенең юбилеена истәлекле бүләк алды — аңа ил Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасын тапшырдык, - дип язган социаль челтәрләрдә Благовар районы башлыгы Марат Йосыпов.
- Зинаида ханым авыр тормыш юлы үтүенә карамастан, сынмаган-сыгылмаган, авырлыкларга бирешмәгән. Һәм менә бүген ул күтәренке кәеф белән туганнары, якыннары белән туган көнен каршылый", - дигән ул