Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 август , 23:30

Геологлар чемпионаты узачак

Геологлар чемпионаты узачак
Геологлар чемпионаты узачак

Башкортстан Республикасы «ГеоВызов» икенче халыкара геология чемпионатына әзерләнә.

Ярышлар 2 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр республиканың Чишмә («Патриот» паркы) һәм Гафури районнарында узачак. Чемпионат Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык (Роснедра) җитәкчелеге инициативасы белән уздырыла.

- Геолог һөнәре - иң мөһимнәрнең берсе, чөнки Русия - чиксез байлыклары булган бик зур ил. Геологик тикшеренүләр бик күп, әмма безне Башкортстанда гына түгел, гомум алганда, Русия Федерациясендә дә күп ачышлар көтүенә ышанабыз. Безнең бурыч - яшьләргә бер-берсе белән аралашсыннар, танышсыннар өчен уңайлы шартлар тудыру. Билгеле, биредә конкурслар, ниндидер ярышлар бара, әмма тулаем алганда геологик оешмалар җыела. Бу егетләр, кызлар 20 елдан илебезнең геологик сәясәтен билгеләячәк», – дип билгеләп үтте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

Чемпионат барышында студентлар 11 төп этап буенча ярышачак. 

Чемпионат нәтиҗәләре буенча призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк, катнашучылар тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашачак, уникаль тәҗрибә һәм шулай ук җир асты байлыкларыннан файдаланучы эре компанияләрдә производство практикасын узу мөмкинлеге алачак. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: