Җәберләү, кыйнау, социаль челтәрләрдә балага пычрак ягу... Буллингның алымнары төрле булырга мөмкин, әммә аның бала психикасына тәэсире бертөрле диярлек: озак кыерсытсалар, бу хәл җитди эмоциональ проблемаларга китерә, баланың уку сыйфаты начарая, үсмерләр арасында суицид хәвефе арта.
Баланың бәлагә таруын ничек аңларга һәм ярдәм итәргә? Бу турыда сүз чыккач, иң башта хәвеф төркеме турында әйтеп үтәргә кирәктер. Аңа экспертлар авыр шартларда яшәгән яки тулы булмаган гаиләләрдәге балаларны кертә. Еш кына кыерсытуларга үзен түбән бәяләгән, эмоциональ җәһәттән ныгымаган, башкаларның кәеф хәләтен аңлап җитмәгән балалар эләгә. Мәсәлән, алар гади гына шаяртуны да дөрес кабул итми.
Гомум алганда, һәр укучының кимсетү объектына әйләнүе мөмкин. Сәбәпләре төрле – баланың гадәти булмаган гәүдә-сыны, гел "биш" билгеләреннән торган көндәлек, сәламәтлек үзенчәлекләре һәм башкалар.
Баланың мәктәпне яки классны алмаштыруы да кыерсытуга китерергә мөмкин.
Бала тәртибендәге нинди үзгәрешләр сагайтырга тиеш?
Даими рәвештә дәрескә кермәве яки мәктәптән кайтышлый тоткарлануы баланың кимсетелүгә дучар ителүе хакында искәртә.
Нәрсә эшләргә?
Иң беренче бурыч – баланы тынычландыру һәм үзегезгә дә тынычлану. Аны яклау, тынычлыгын хәстәрләү. Бала шуны аңларга тиеш: сез аның яклы һәм аңа ярдәм итәчәксез. Аны игътибар белән тыңлагыз, начар кәефе һәм халәтенең сәбәпләрен ачыклагыз.
Шулай ук бала үзенең тотышын үзе анализларга, кыерсытуга нинди сәбәпләр булуын ачыкларга тырышырга тиеш. Бәлки, аңа ниндидер дәрәҗәдә үзенә үзгәрергә, үзен башкачарак тотарга кәрәктер?
Ничек кенә булса да, баланы тәнкыйтләмәгез, бер нәрсәдә дә гаепләмәгез. Бала аңлап торырга тиеш: проблема анда түгел, ә кыерсытучыда. Ул шундый юл белән үз-үзен исбатларга тели. Балага шуны аңлатыгыз: аның кәефе кырылып, ачуланган саен кимсетүче үзен көчлерәк итеп тоя.
Әгәр баланы сүз белән кимсетсәләр, киләсе һөҗүм очрагына бергәләп ныклы җавап әзерләп куегыз. Бала мондый кәмсетүләр үзенә тәэсир итмәгән кебек тотарга тиеш. Шаяру аша кабул итүен күрсәтсен. Бу, әлбәттә, җиңел түгел, әмма мөмкин.
Балага үзен ышанычлы тотарга өйрәтегез. Гәүдәсен туры тотсын, ачык итеп сөйләшсен, һәр вакыт кешенең күзенә карасын һәм кыерсытучыга туктарга тәкъдим итсен. “Миңа барыбер! Синең кәмсетүләр миңа тәэсир итми!” дип белдерсен.
Баланы кеше белән аралашу нечкәлекләренә һәм буллинга каршы торырга өйрәтү мөһим. Әгәр хәлләр катлаулы булса, психологка мөрәҗәгать итегез.
Мондый хәл турында мәктәпкә хәбәр итегез, сыйныф җитәкчесенә әйтегез. Мондый хәл бер тапкыр гына булганмы, әллә сүз булинг турында барамы – бергәләп шуны ачыклагыз. Директор яки аның урынбасары белән очрашып, чара күрү турында сөйләшергә мөмкин. Кыерсытуны искәртү белән класста да, шәхсән гаиләдә дә шөгыльләнергә кирәк.
Класста хәвефсез мохит булдыру шарт. Укытучы һәм башка әти-әниләр белән бергәләп "сыйныф тормышының законнары”н булдырыгыз. Төп кагыйдәләрне көндәлекләргә яки плакатка язып элергә мөмкин. Мәсәлән, “Бездә сугышучыларны тыныч кына күзәтмиләр, шунда ук аеру чарасын күрәләр. Бездә бер-береңне кимсетмиләр, укытучыларга да, классташларга да хөрмәт белән карыйлар" һәм башкалар.
Уңай үзгәрешләр булса, укучыларны дәртләндерү, алар белән дуслыкның роле турында ешрак сөйләшү,бергәләп күңел ачулар, кинога бару кебек чаралар оештырырга була. Әгәр баланы кыерсыту туктамаса, укытучы белән бергә (үзе генә ярамый!) кимсетүчене баланың әти-әнисе белән бәйләнешкә керергә кирәк. Аларга, бу хәл дәвам итсә, хакимияткә яки хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә җыенуыгыз турында әйтегез.
Балалар ышаныч телефоны барлыгын онытмагыз: 8 800 2000 122
.