Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август , 13:00

Яңгырады азан тавышы

Хәйбулла районы Юлбарыс авылы халкы  мәчетле булды.

Яңгырады азан тавышы
Яңгырады азан тавышы

    Авылларда яңа мәчетләр салынуы, халыкның соңгы елларда әхлакый-рухи тәрбиягә әһәмият бирүе, иманга, дингә тартылуы - уңай күренеш. Озак кына көткәннән соң, Юлбарыс авылы халкы да мәчетле булды, матур манаралы иман бинасын ачу тантанасы узды.

   Юлбарыс авылы халкы өчен, чыннан, истәлекле көн, зур бәйрәм булды ул. Авылда мәчет төзү нияте белән урындагы фермер Урал Таймасов белән чыккан, аны төзүдә авыл халкы актив катнашкан. Тантаналы чарага авыллардан имам-хатиблар, ак әбиләр, мөселман кардәшләр бик күп җыелган.

   Районның имам-мөхтәсибе Муса хәзрәт Юлбарыс халкын эчкерсез тәбри-ләп: “Авылыгызда иман йорты калкып чыкты. Ул тирә-якка нур чәчеп, балкып торсын. Үзебез янына иманлы кешеләрне, балаларны җәлеп итәргә язсын. Изге гамәлләр кылырга насип итсен.

Дин, азан тавышлары яңгырап торыр дип ышанабыз. Мәчетле төзүчеләр Аллаһның рәхмәтендә булсын”, – тине”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: