Калугада 24-26 август көннәрендә уза торган "Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү" Бөтенроссия форумы кысаларында туры эфирда дүрт конкурс проекты ачылды. Бу уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүче булган иҗтимагый территорияләр: Башкортстан Республикасы (Мәләвез шәһәре), Свердловск өлкәсе (Каменск-Уралск шәһәре), Кемерово өлкәсе (Белов шәһәре), Вологда өлкәсе (Вытегра шәһәре). РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь уҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин тантаналы рәвештә яңа иҗтимагый территорияләрне ачты.
– "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты һәм Бөтенрусия конкурсы илебез Президенты һәм Хөкүмәт Рәисе тарафыннан берничә мәртәбә уңай яктан гына билгеләп үтелде. Бүген без берьюлы ике конкурста нәтиҗә ясаячакбыз. Илебез Президенты конкурсны гамәлгә ашыруны 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул итте, һәм бу кече шәһәрләребез һәм тарихи җирлекләребез территориясендә тагын да күбрәк проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин.
2022 елда Мәләвез «Мәләвезнең чәчәк атучы яры» проекты белән уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларының VII Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Объектны төзекләндерү 2023 елның маенда башланган.
Яңа җәмәгать киңлеген ачу тантанасында БР ТКХ министры урынбасары Арсланбәк Хәйдәров катнашты.
- Мәләвез халкы өчен тагын бер төзек территория булдырган өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Безнең өчен, өч малай үстерүче әти-әни өчен, гаилә белән саф һавада ял итү бик яхшы мөмкинлек. Монда берничә уен зонасы бар, һәм алар барысы да бер-берсеннән аерыла, барысы да төрле уен элементлары белән җиһазландырылган. Балаларга күңелле һәм кызык! Бу яр буе-безнең яраткан урын, – ди Мәләвездә яшәүче күп балалы ана Сирень Мозаффарова.