26 августта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә гомум белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге турында фикер алыштылар. Сентябрь башыннан республика мәктәпләрендә дәресләр 524,8 мең бала өчен башланачак, шул исәптән 48 мең беренче сыйныф укучысы һәм Донбасстан 200 бала. Тантаналы линейкалар 2 сентябрьдә барлык уку йортларында узачак. Киңәшмәдә мәктәп туклануы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Төбәкнең Мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин республикада башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризыклар белән бушлай тәэмин итүне дәвам итәчәкләр дип сөйләде.
– 2024 елдан махсус ихтыяҗлары булган балалар өчен махсус туклану керттек, шул исәптән шикәр чире һәм аллергиклар өчен ризыклар, шулай ук глютенсыз һәм сөтсез меню керттек, – диде Илдар Мәүлетбирдин.
Киңәшмәдә яңа уку елында юлларда хәвефсезлек мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләр янындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чараларына аерым игътибар бирергә кушты.
Башкортстанда мәгариф учреждениеләрен яңартылган стандартларга туры килә торган дәреслекләр белән тәэмин итү буенча актив эш дәвам итә – моңа республика бюджетыннан 1,3 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Акчалар шул исәптән туган телдә дәреслекләр һәм кулланмалар сатып алуга юнәлдерелгән.
Мәктәпләрдә уку программасында 2024 елда яңа фән – Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре (ОБЗР) барлыкка киләчәк. Бу дисциплинаны укыту өчен җәй эчендә 1 меңнән артык укытучы әзерләнгән.