Башкорт телен саклау һәм үстерү өчен.
“Без башкорт теленә, аны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бүләбез. Бу эштә республика халкының актив катнашуы сөендерә. Без туган телгә битараф булмаган һәм башкорт телендә яратып сөйләшүче, шул мәхәббәтне башкалар белән уртаклашучы актив кешеләргә ярдәм итәбез”, – дип язды төбәк Башлыгы Радий Хәбиров 2023 елның 5 сентябрендә социаль челтәрләрдә.
Төбәк җитәкчесе республиканың төп дәүләт теле булган башкорт телен саклау һәм үстерүгә даими булышлык итә һәм эзмә-эзлекле рәвештә аны популярлаштыру, яшь буын вәкилләре өчен уңайлы булган ысул белән – заман таләпләренә ярашлы санлаштыру ярдәмендә телне өйрәнү сәясәтен төзи. Шушы максатта аның тәкъдиме белән күптөрле проектлар эшләнеп, гамәлгә кертелә. Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды проектлары Башкортстан Башлыгы грантлары фонды тарафыннан финанслана. Грантлар исәбенә үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге бу проектлар һәм бәйге-конкурслар чын мәгънәсендә телне яратучы һәм өйрәнергә теләүче кешеләрнең үзенчәлекле, креатив һәм заманча идея-уйларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Республикада башкорт теленә зур игътибар бүленә һәм арытаба да аны популярлаштыру өчен яңадан-яңа проектлар тормышка ашырыла. Авыл, район, шәһәр мәктәпләрендә туган телне һәм дәүләт телләрен өйрәнү оештырылган, укучылар башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнә. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары белемнәрен камилләштерә, аны тормышта куллана, уку елы дәвамында республика конкурсларында, олимпиадаларда, фәнни-эзләнү эшләрендә актив катнашып, уңышлары белән сөендерә.
Әмма телне белүне тагын да активлаштыру, аны күбрәк кулланылышка кертү өчен даими эш алып бару таләп ителә. Һәм бу эш мавыктыргыч итеп оештырылса гына көткән нәтиҗәләрне бирәчәк.
Кечкенәдән үз халкыңның мәдәниятенә, теленә, тарихына җәлеп итү балаларда илсөярлек, туган телне өйрәнү теләге тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
Туган телләрне өйрәнү – үткәнне киләчәгебез белән тоташтыра торган күпер, ата-бабалардан калган изге мирас. Ә киләчәк үткәннәрдән шактый аерылып тора, ул санлы технологияләр куллануны таләп итә. Башкорт телен саклау, үстерү юнәлешендә дә мобиль кушымталар форматында бик күп проектлар эшләнде. Әлеге көнгә алар бер дистәдән артык. Соңгы вакытта эшләнгәннәренең берсе – федераль дәрәҗәдәге “Ана теле” мобиль кушымтасы. Анда уннан артык тел кергән, шул исәптән, башкорт теле дә. Башкорт телен белмәүчеләр, әмма өйрәнергә теләүчеләр бу мобиль кушымтаны куллана ала. Аның ярдәмендә телне тиз һәм җиңел үзләштерергә мөмкин. Моның өчен көненә нибары биш минут вакыт бүлү дә җитә.
Кушымтаны Foundarium венчур стартап-студиясенең генеральный директоры Вахтанг Туба булдырган. Проектны тормышка ашыруда 50дән артык эксперт-телче, методист һәм психологлар командасы катнашкан.
– Без “Ана теле” мобиль кушымтасын эшләгәндә кулланучылар тарафыннан уңайлы һәм уңышлы дип табылган Duolingo кушымтасын нигез итеп алдык. Аны төрле халыклар телләре өчен җайлаштырдык һәм тел буенча ун курс чыгардык. Хәзер “Ана теле” проектында башкорт теле дә бар, – ди кушымта авторы Вахтанг Туба.
1000 кеше катнашкан сораштыру нәтиҗәсе буенча, “Ана теле” кушымтасы телне өйрәнү өчен иң нәтиҗәле һәм мавыктыргыч ысул дип бәяләнгән. Аудио- һәм видеодәресләр, интерактив квестлар, кызыклы тарихлар һәм йолалар туган телне өйрәнүне җиңел һәм уңайлы итә.
Бүген программага 1000гә якын интерактив дәрес һәм биремнәр кертелгән. Аның белән 100 меңнән артык кеше файдалана. Айфон һәм андроид өчен версияләр бар (https://rodnoy.fun/).
– “Ана теле” кушымтасында бүген башкорт теле буенча ике дистә дәрес бар. Милли киемдәге геройлар башкорт телен интерактив форматта өйрәтә. Дәресләрне Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды хезмәткәрләре әзерли. Бу эшне арытаба да дәвам итәчәкбез. Әгәр кушымта өчен контент булдыруда ярдәм итәргә теләүчеләр булса, һәрчак шатбыз, укытучыларны хезмәттәшлеккә чакырабыз, – ди Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды директоры Гөлназ Йосыпова.
Гөлназ Йосыпова, күптән түгел генә “Сәлам” тапшыруында катнашып, башкорт телен үстерүгә юнәлтелгән башка проектлар турында да җентекле итеп сөйләп, һәркайсысың методикасы турында аңлатып биргән иде.
Әйтик, “Тирмә” проекты. “Тирмә” бер урыннан икенче урынга күчеп йөриячәк, төрле бәйрәмнәр, форумнар, фестивальләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары буйлап башкорт мохитен булдырачак.
Телне яхшы белү өчен аралашу мохите булдыру мөһим. Шул максаттан булдырылган “Мохит” күчмә балалар тирмәсе – башкорт телен өйрәнергә теләүче балалар өчен мәйданчык. Әлеге вакытта Уфада да башкорт мохите булган балалар өчен үзәкләр, уен почмаклары, мәйданчыклар бик аз. Шул проблеманы күз уңында тотып булдырылган да инде бу проект.
Шулай итеп, республикада эшләп килүче Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы, "Һомай" этно-мәдәни мирасны саклау һәм үстерү оешмасы белән берлектә, "Мохит" күчмә балалар тирмәсе проектын гамәлгә ашыра башлый. Тиздән ул Уфаның сәүдә үзәкләрендә эшли башлаячак.
– "Мохит" үз эченә заманча дидактик һәм укыту материалларын кертүне күз уңында тота, ә программаларга кертелгән уен компонентлары балаларның танып-белүен активлаштырачак һәм материалны үзләштерүнең нәтиҗәлелеген арттырачак.
Мавыктыргыч формада башкорт телен өйрәтү балада кызыксыну уятыр һәм ул аны күпкә җиңел кабул итеп үзләштерәчәк. Матур итеп бизәлгән мәйданчыкларда башкортча уеннар уйнатылачак. Аны октябрь, ноябрь айларында башлап җибәрергә ниятлибез. Матур гына килеп чыкса, ул республика буйлап таратылачак, – ди проект авторы.
– Мобиль кушымталар һәм өстәл уеннары да ярдәмгә килә. Башкорт телендә ябыштырулы-китап итеп булдырылган "Башкорт телендә сөйләшәм, уйныйм, үсешәм" дә – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга башкорт телен ана теле, дәүләт теле буларак өйрәтүнең бер ысулы.
Төсле буялар белән җансыз сурәтләргә җан өрү эше дә кулланылышка кертелә. Үз куллары белән тудырылган чагу сурәтләр балаларга тирә-як дөньяны яхшырак өйрәнергә ярдәм итә. Монысы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тәкьдим ителә.
Фото: АиФ Башкортстан.
“Батырлар” проекты – әкият геройларыннан башлап, бүген СВОда катнашучы батырлар турында да мәгълүмат бирү. Бу өлкәдәге мөһим проектлар Башкортстан Башлыгының Грантлар фонды булышлыгы белән гамәлгә ашырыла. Без грантлар конкурсында катнашабыз һәм җиңүгә ирешә киләбез, – диде Гөлназ Йосыпова. – Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы, туган як тарихын популярлаштыруга ярдәм итүче коммерцияле булмаган "Хәзинә" оешмасы белән берлектә башкорт телендә өстәл уеннары эшләргә карар иттек. “Әкиятле пазл” – безнең халык әкиятләре буенча төзелгән уен. Шул пазлны җыйгач, микрофон аны таный һәм әкиятне сөйләп бирә.
Хәзерге вакытта балаларның, яшүсмерләрнең, яшьләрнең күбесе буш вакытларын компьютер уеннарына, социаль челтәрләргә, Интернетка багышлый. Моның тискәре нәтиҗәләргә китергән очраклары турында да онытырга ярамый. Кайбер балаларда, яшүсмерләрдә, яшьләрдә компьютер һәм интернет-бәйлелек барлыкка килә, ә алар чынбарлык тормыштан һәм социумнан аерыла. Күп кенә балалар әти-әниләре, яшьтәшләре белән аралашмый.
Өстәл уеннары интерактив һәм эмоциональ яктан кызыклы мохит тудыра, барысының да катнашу теләген уята. Бу вакытта өлкәннәр һәм балалар башкорт телендә актив аралаша, фикер алыша, бу башкорт телен аңлау һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә. Уеннар кешеләрдә мавыгу һәм күңел ачу хисе тудыра, бу аларның башкорт телен өйрәнүгә кызыксынуын арттыруга ярдәм итә. Уен вакытында уенчылар сөйләшү, аңлашу, уку кебек тел күнекмәләрен актив куллана. Алар дөрес әйтелеш, грамматик структура һәм логика күнекмәләрен үстерә, шулай ук, башкорт телен төрле контекстта аңлау һәм куллану белемнәрен яхшырта. Шулай итеп, өстәл уеннары башкорт телен аңлы рәвештә өйрәнергә ярдәм итә, балада уку эшчәнлегенә теләк һәм мотивация уята, матур итеп бизәлгән уен материаллары эстетик зәвык һәм иҗади фикерләү үсешенә ярдәм итә. Алар – буш вакытны бергә үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлеге уеннар югары активлык таләп итми, ә менә баланың үсешенә уңай йогынты ясый, фикерләүне, хәтерне, игътибарны, мантыйкны, зирәклекне, физик күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә.
“Әлләсе”, “Бишбармак”, “Бесәй, сәй, айыу, бал, май”, “Зирәк” өстәл уеннары белем бирү өлкәсендә дә, гаиләдә дә кулланыла ала. Һәр уен 1000 данәдә чыгарыла, барлыгы 4000 данә, гамәлгә ашыру вакыты: 2024 елның сентябре – 2025 елның июне.
“Без Башкортстанны балаларыбыз һәм киләчәк буыннар өчен сакларга һәм ныгытырга тиешбез. Бурычыбыз – аларда безгә ата-балаларыбыз тапшырган мираска сакчыл караш тәрбияләү”, – диде Башкортстан Башлыгы. – Бу уңышларга зур тырышлык һәм бердәмлек нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.