Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 август 2024, 18:05

“Бу искиткеч нәтиҗә!” диде төбәк башлыгы

Башкортстан – кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү буенча Русиянең иң яхшы төбәге.

“Бу искиткеч нәтиҗә!” диде төбәк башлыгы
“Бу искиткеч нәтиҗә!” диде төбәк башлыгы

Башкортстан «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү буенча иң яхшы төбәк» номинациясендә уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендә I Милли премия лауреаты булуга иреште. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

 - Бу искиткеч нәтиҗә. Мин барысын да котлыйм. Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр саны буенча Башкортстан илдә өченче урында тора - биш ел эчендә 29 проект. Муниципалитет башлыкларының һәм Башкортстан шәһәрләрен үстерү институтының бик нәтиҗәле эше. Моның өчен зур рәхмәт, – диде төбәк җитәкчесе. - Кече шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә, чыннан да, яңартуның билгеле бер этабы бара. Ләкин эш күп әле.

    Теманы дәвам итеп, төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында биш ел эчендә Башкортстанда гомуми суммасы 7 млрд сумлык 683 иҗтимагый территория төзекләндерелде, дип сөйләде. 2024 елга планнарда-тагын 121 җирлекне  яңартуны төгәлләү.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: