15-16 августта Башкортстанның Баймак районында Граф күленең матур ярында үткән “Башкорт аты” III Халыкара башкорт токымлы атлар фестивале – шуның ачык мисалы. Мәртәбәле чара республикада 2022 елдан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән үткәрелә.
Элек-электән Башкортстан җирендә яшәүче халыкның төп шөгыльләрнең берсе терлекчелек булган. Атлар кешеләр тормышында, фәлсәфәсендә һәм мәдәниятендә сизелерлек урын биләгән. Башкорт халкы өчен дә ат аерылгысыз юлдаш, батырлык символы, көнкүрештә һәм көндәлек тормышта, көрәштә тугры ярдәмче булган. Бүген башкорт аты республиканың милли брендларының берсенә әверелде.
Зур ышаныч белән шуны әйтеп була: “Башкорт аты” фестивале – ул халык бәйрәме һәм күңел ачу тамашасы гына түгел, ә бай эчтәлекле һәм киләчәккә зур мөмкинлекләр ачучы күләмле халыкара проект, республика өчен мөһим роль уйнаган брендлы чараларның берсе. Фестиваль икенче ел инде халыкара статуста үткәрелә.
Фестивальгә кураторлык итүче, Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренчеурынбасары АзатБадранов билгеләп үтүенчә, “Башкорт аты” – республика Башлыгы Радий Хәбировның халык хуплаган инициативаларының берсе. Бу чара төбәк өчен бик әһәмиятле: ул башкорт токымлы атларны популярлаштыруга, елкычылык, кымыз продукциясен үстерүгә, нәселле атларны үрчетүгә, ат спортын үстерүгә юнәлдерелгәнһәм, моннан тыш, халык арасында да бик-бик популяр.
"Минем өчен “Башкорт аты"– сабантуй түгел, ә атлар үрчетүгә, башкорт токымлы атларны саклауга юнәлдерелгән дәүләт әһәмиятендәге чара, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров. – “Башкорт аты” фестивале республика өчен аерым әһәмияткә ия. Бу бик җитди, киң кырлы чара. Ул нәселле, спорт, туристик елкычылыкны үстерүгә яңа этәргеч бирергә тиеш".
11 меңнән артык кеше җыелдык
Быел фестивальдә Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Гарәп Әмирлекләреннән җайдаклар, спортчылар, галимнәр һәм бизнес вәкилләре катнашты. Ерак араларны якын итеп Үзбәкстан, Кыргызстан, Һиндстан, Пакистан, Төрекмәнстан, Гаити, Мисыр, Камерун, Гана, Нигериядән кунаклар килде. Без, республика журналистлары, чара барышын яктырттык.
"Башкорт аты" халыкара фестивален тантаналы ачу чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Республика җитәкчесе фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны истәлекле вакыйга уңаеннан котлады һәм республика елкычылык тармагы үсшенә зур өлеш салучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы эшлекле советының башкарма директоры Сергей Канавский фестивальнең халыкара хезмәттәшлекне ныгытудагы әһәмиятен югары бәяләде. "Бу бәйрәм генә түгел, ә тулы бер чара. Биредә гыйльми һәм мәдәни алмашулар бара", - диде ул.
“Башҡорт аты” фестивале кунакларын һәм катнашучыларны шулай ук елкычылыкны үстерү ассоциациясе директоры Оксана Жаворонкова сәламләде.
– Бу фестиваль, иң беренче чиратта, мәдәниятебезне ничек яратуыбызны күрсәтә. Ә башкорт халкы атлар белән бәйле традицияләрен хөрмәт итә һәм саклый, – диде ул. - Башкортстан Русиядә атлар саны буенча икенче урында тора. Ә Роспатент тарафыннан “Башкорт аты” исемен куллануга бирелгән хокук сезнең үз культурагызны һәм яшәү рәвешегезне кадерли белүегез турында сөйли. Шуңа күрә башкорт аты һәр кешегә мәдәнияттә, спортта, сәламәтлек саклауда хезмәт итүен дәвам итсен.
Ике көн дәвам иткән фестиваль программасы чараларга бай булды. Беренче көнне борынгы төрки көрәш сәнгате буенча “Кара каплан” Гран-при, яшүсмерләр арасында грэпплинг спорт көрәше, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турнирлары, уктан ату буенча “Ирәндек мәргәне” ачык республика турниры үтте.
Быел өченче тапкыр оештырылган фестивальгә 11,5 мең кеше җыелды. Чараның тантаналы өлешен Башкортстанның иҗат коллективлары һәм джигитовка элементлары белән атлар шоуы ачты. Бәйрәмне 500дән артык җайдак катнашлыгындагы атлар парады дәвам итте. Чылбыр кебек тезелешеп, тигез рәтләр белән атлаучы йөзләрчә атлар! Гаҗәеп соклангыч, горурлык, шатлык хисе тудырган хисле мизгел булды ул.
Республиканың Эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко да шул хакта үз фикерен әйтте. Аныңча, кластер Баймак һәм Әбҗәлил районнарын берләштерергә тиеш. Кластерның төп максаты – атта йөрү туризмын үстерүгә ярдәм итү.
Проект концепциясе турында тулырак итеп БР туристлык территорияләрен үстерү буенча проект офисы җитәкчесе Заһир Котлычурин сөйләде:
“Башҡорт аты” фестивале күргәзмәләр күплеге белән игътибарны җәлеп итеп торды. Экспозицияләр Башкортстанның һәм күрше төбәкләрнең бай мәдәни мирасы, укикаль кул эшләре белән танышырга, шулай ук кулдан эшләнгән сувенирлар сатып алырга уникаль мөмкинлек бирде. Шундыйларның берсе “Осталар шәһәре” күргәзмәсе булды.
Атта йөрү өчен җайланмалар конкурсында катнашучы осталарның эшләнмәләре аеруча кызыксыну тудырды. Биредә тимердән эшләнгән әйберләр, тиредән эшләнгән иярләр, йөгән, камчы, чыбыркы, ау һәм башка хәрби кирәк - яраклар, шулай ук традицион башкорт попонасының төрле төрләре – ниләр генә юк иде.
Осталар төрле яклардан җыелганнар. Мәсәлән, Самара өлкәсеннән килгән Марс Солтанов – иярләр, Белорет районыннан Вилдан Абдрахманов юкәдән попоннар алып килгән.
Экспозицияләрдә 40ка якын останың кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Алар арасында Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бишбүләк, Бөрҗән, Гафури, Зилаер, Илеш, Ишембай, Миякә, Учалы, Уфа районнары, Сибай, Стәрлетамак, Уфа, Самара өлкәсе, Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе осталары да бар иде.
“Ат үрчетү өчен бездә барлык шартлар бар”
Башкортстанда елкычылыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. “Соңгы өч елда бу максатларга 200 млн. сум дәүләт ярдәме бүленде”, - диде Баймак районында әлеге мәлдә шаулап-гөрләп барган “Башҡорт аты” халыкара фестивалендә Хөкүмәт вице-премьеры – республика Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
"Бүген безнең республика атлар саны буенча илдә икенче урында тора. 128 мең баш атыбыз бар. Кымыз җитештерү буенча лидербыз. Һәм бу тенденция инде 15 ел саклана", - ди ул.
Министр билгеләп үтүенчә, хәзер Башкортстанның ат үрчетүчеләренә авыл хуҗалыгы өчен каралган барлык ярдәм чаралары да диярлек ачык. Алар арасында – ташламалы кредитлар, техникага, ашлыкка, сөткә субсидияләр һәм грантлар. Грант ярдәме буларак өч ел эчендә бүлеп бирелгән акчаларның гомум күләме 131 млн сумнан артып киткән.
“Башкортстан бик ошый!”
“Башҡорт аты” фестиваленең икенче көне мас-рестлинг буенча ярышлар белән башланды. Ярышларда барлыгы 100дән артык кеше катнашты. Катнашучылар хәтта чит илләрдән дә бар иде.
Үлчәүгә чиратка башкалар белән беррәттән Мисыр, Ангола, Алжир, Казахстан, Төрекмәнстан, Һиндстан вәкилләре дә тезелде. Катнашучыларның берсе – Мисырда туган Ибраһим Мөхәммәт. Ул Уфада медуниверситетта укый, киләчәктә Русиядә табиб-хирург булып эшләргә уйлый.
- Мин университетыбыз секциясендә мас-рестлинг белән ике ел шөгыльләнәм, спорт мастерымын. Студентлар арасында Русия чемпионатында - беренче, шулай ук Мәскәүдә өченче урын алдым. Мас-рестлинг белән университетта укыганда мавыга башладым. Безнең Мисырда әлегә бу спорт төре белән шөгыльләнмиләр. Бүген 90 кг.га кадәр авырлык категориясендә катнашам. Башкортстанда бик ошый. “Башҡорт аты” фестиваленә беренче килүем, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.
“Елдан-ел күләмлерәк үтәргә тиеш”
Шулай дигән иде Радий Хәбиров “Башкорт аты” фестивален икенче тапкыр үткәргәч. “Ел саен без анда инфраструктур объектлар күрергә тиешбез. Джигитовка мәктәбен тергезергә, барлык милли уеннар буенча командаларыбызны ныгытырга, фәнни өлешкә, спорт елкычылыгына ярдәм күрсәтергә, иппотерапияне үстерергә кирәк”, - дип ассызыклаган иде. Быел оештырылган “Башкорт аты” фестивале тагын бер тапкыр исбатлады – Башкортстанда милли брендны саклау мәсьәләсенә җитди карыйлар. Башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерү өчен төбәктә тулы бер фәнни-тикшеренү институты булдырылган. Башкорт аты үзәге күчмә цивилизацияләр музее структурасына кертелгән.