Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август , 21:20

Муниципалитетлар үсеше буенча фикер алыштылар

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров авыл советлары башлыклары белән очрашты.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Бүген Чишмә районында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың Балакатай, Благовар, Илеш, Кырмыскалы, Мәләвез, Мишкә, Нуриман, Салават, Стәрлетамак, Уфа, Учалы, Хәйбулла һәм Чишмә районнарының авыл җирлекләре җитәкчеләре семинарында катнашты. Ул Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы мәйданчыгында узды.

Төбәк җитәкчесе үз чыгышында республика идарә командасының төп бурычларын билгеләде, аларны хәл итүдә Башкортстан муниципалитетлары һәм авыл җирлекләре актив катнаша.

– Безнең уртак эшебезнең иң мөһим өлеше-махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Бу мәсьәләне хәл итү өч юнәлеш буенча төзелә. Беренчесе- махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм. Күптән түгел Башкортстаннан безнең хәрбиләр өчен 130 нчы гуманитар конвой китте.

Республика башлыгы авыл территорияләрен үстерү үзенчәлекләренә аерым тукталды, аларга җирле хакимият органнары эшендә игътибар бирү мөһим.

Семинар кысаларында төбәк җитәкчесе авыл җирлекләрен үстерүгә кагылышлы сорауларга җаваплар бирде. Алар арасында-юл челтәрен модернизацияләү, социаль объектларны ремонтлау, газлаштыру программасын үтәү. Авыл җирлекләре башлыкларының кайбер мәсьәләләре җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлауга кагылды. Башкортстан башлыгы мондый проектларны финанслау механизмын тәкъдим итте.

– Билгеле бер сумманы турыдан-туры районнарга тапшырачакбыз, һәм муниципалитет башлыклары авыл советлары белән бергәләп әлеге акчаларны авыл җирлекләрендәге нинди юлларны ремонтлауга юнәлтергә кирәклеген билгеләячәкбез, - диде Башкортостан Башлыгы.

Шулай ук авыл советлары вәкилләрен ял итү өчен балалар лагерьлары төзү мәсьәләләре борчыды. Тәкъдимнәрнең берсе-Урал аръягында сәламәтләндерү учреждениесен ачу мөмкинлеген карау. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, регион төрле районнарда заманча балалар лагерьлары булдыру өстендә эшли.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: