Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2024, 18:35

Карбыз бәйрәмендә күңелле

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы кысаларында Октябрьскийда үтте ул.

Карбыз бәйрәмендә күңелле
Карбыз бәйрәмендә күңелле

Быел «Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте» Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан республика оешмасының Октябрьский шәһәр оешмасы 8 ел рәттән оештырган карбыз-фест Отябрьский, Төрекмән, Баулы, Бәләбәй, Дүртөйле, Дуван, Кушнаренко, Кандра, Калтасы, Нефтекама һәм Яңавылдан талантлы егетләрне җыйды.

11 команда КВНда һәм тематик костюмнар күрсәтүдә, шулай ук саф һавада күңелле уеннарда катнашты. Һәр командага волонтерлар — 9 нчы мәктәп укучылары беркетелде, алар бәйрәм дәвамында балаларга ярдәм итте. Кояшлы җылы көн һәм матур альп пейзажлары бәйрәмгә аеруча яктылык өстәде.

Фестиваль азагында командалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Карбыз-фест чын дуслык, күңел ачу бәйрәменә әверелде. Ул барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр бүләк итте.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: