Бүген Чишмә районында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Ата батырлыгы» иҗтимагый бүләгенә республика конкурсында җиңүчеләр белән очрашты. Очрашу Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында узды.
Исегезгә төшерәбез, «Ата батырлыгы» бүләге 2020 елдан Башкортстан иҗтимагый палатасы инициативасы белән гаилә сәясәтенең төбәк концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында бирелә. Проектның максаты-балаларны тәрбияләүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклап калу һәм яңарту өчен шартлар тудыручы, җәмгыятьтә әхлакый атмосфераны яхшыртучы, муниципалитетның һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучы аталарның казанышларын әхлакый яктан бүләкләү һәм җәмәгатьчелек тарафыннан тану. Биш ел эчендә конкурста катнашу өчен 1 020 гариза җибәрелгән, 196 ата җиңүче булган.
Башкортстан башлыгы билгеләп үткәнчә, ул да күп балалы әти һәм бу миссиянең мөһимлеген аңлый.
- Миннән еш кына балаларымны ничек тәрбияләвемне сорыйлар. Иң яхшы тәрбия – шәхси үрнәк, дип уйлыйм. Үз хезмәтең, үз-үзеңне тотышың белән күпмедер вакыттан соң балаңның нинди булачагын формалаштырасың, – диде республика җитәкчесе. - Кызларыбызны яки улларыбызны тәрбияләгәндә аларның яхшы кешеләр булып кына түгел, ә үз илләренең чын гражданнары һәм патриотлары булып үсүе мөһим.