Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август , 11:35

Бурыч җыеп ятмагыз!

Югыйсә, эшләр судка барып җитсә, икеләтә-өчләтә түләргә туры килмәгәе.

Бурыч җыеп ятмагыз!
Бурыч җыеп ятмагыз!

     Башкортстанда быелның сентябреннән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар күбрәк түләячәк дип хәбәр итә республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы.

    Эш шунда – 8  сентябрьдән РФ Салым кодексына төзәтмәләр үз көченә керә. Алар нигезендә торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен бурычны суд аша түләткәндә дәүләт пошлинасының күләме 10 тапкырга диярлек арта:  дәгъва гаризасы биргәндә – 400  сумнан 4000 сумга, суд приказы алуга гариза биргәндә – 200 сумнан 2000 сумга кадәр. Әйтик, 1 мең сумлык бурыч өчен 4 мең сум түләргә туры киләчәк, ә күпьеллык бурыч җыелып, ул 200 мең сумнан артып китсә, чыгымнар 7 мең сумнан күбрәк булачак.

    Судка дәгъва белдергәнче һәр бурычлы белән судка кадәр шәхсән аңлату һәм дәгъва эше алып барыла.

   Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне контрольдә тоту өчен “Госуслуги.Дом” мобиль кушымтасын кулланырга мөмкин. Сервис ярдәмендә фатир хуҗалары счетчик күрсәткечләрен тапшыра, ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез түли, капремонт графигын белә, идарәче компанияләрнең отчетлары белән таныша һәм гомумйорт җыелышында онлайн катнаша ала.

          Фото: flectone.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: