Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2024, 18:34

Уфаның 450 еллыгы бәйрәменә нинди кунаклар киләчәк?

Мәскәү артистларыннан баш тарттык, ә безнең күңелне кем күрер? 

Уфаның 450 еллыгы бәйрәменә нинди кунаклар киләчәк?
Уфаның 450 еллыгы бәйрәменә нинди кунаклар киләчәк?

Уфа үзенең 450 еллык юбилее уңаеннан кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Әлеге истәлекле датага зур мәдәни программа әзерләнгән: «Көз романтикасы» II музыка фестивале, «Геройлар вакыты» III Бөтенрусия патриотик җыр конкурсы, «Евразия йөрәге»VIII халыкара сәнгать фестивале һәм башкалар. 

Бәйрәмгә нинди артистлар киләчәк, яшьләргә нинди мәйданчыкларда күңел ачу кызык булачак? Ә өлкәнрәк тамашачыларның игътибарын нәрсә җәлеп итәчәк? Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә БР мәдәният министры, БР халык артисты Әминә Шәфыйкова, БР Дәүләт оркестры генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе, БР халык артисты Артур Нәзиуллин, «Башкортостан» ДКЗ директоры, БР халык артисты Вилдан Яруллин сөйләячәк.

Матбугат конференциясе 21 августта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында узачак. Ә аннан соң сезгә түкми-чәчми сөйләрбез, безнең белән калыгыз!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: