Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август , 21:50

Бизнес ачканда дәүләт ярдәменә таян

Бизнес ачканда дәүләт ярдәменә таян
Бизнес ачканда дәүләт ярдәменә таян

20 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика бизнес-бергәлеге активы белән очрашты. Чара Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы мәйданчыгында узды.

Көн тәртибендә - эшкуарлык инициативаларын гамәлгә ашыру һәм аларга дәүләт ярдәме чараларын үстерүнең актуаль мәсьәләләре. Башкортстан башлыгы үз чыгышында бизнес-бергәлеккә актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм республикада яңа проектларны эшләтеп җибәрү өчен уңайлы шартлар тудыруларын билгеләп үтте.

- Төбәктә бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда эшкуарлыкка ярдәм итүнең киң җайлы системасын булдырырга тырыштык. Башкортстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты һәм муниципаль бизнес-шерифлар актив эшли, аларның төп бурычы – бизнеска ярдәм итү, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Республикада шулай ук кызыксындыру чараларының – финанс, мәгълүмати-консультация чараларының киң исемлеге гамәлдә. Бу коралларның барысы да нәтиҗәле эшли һәм, чыннан да, безнең бизнеска ярдәм итә, - диде ул.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: