Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2024, 18:19

Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирелде

Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирелде
Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирелде

2019 елда педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары һөнәри уңышларга дәртләндерү максатында республика җитәкчесе Радий Хәбиров авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү турындагы указга кул куйган иде. 

Ел саен конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнә һәм яшь педагогларга 690 мең сум күләмендә грантлар түләнә. Башкортстан Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, әлеге ярдәм чарасы педагог һөнәренең абруен күтәрү һәм яшь укытучыларны авыл җирендә калдыруга юнәлдерелгән.

Республика комиссиясе карары нигезендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә «2024 елда Башкортстан Республикасының Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар бирү турында»тиешле карар проекты кертелде. Быел иң күп гаризалар Әбҗәлил, Бакалы, Бәләбәй, Бөрҗән, Гафури, Дуван, Дүртөйле, Зианчура, Илеш, Караидел, Кырмаскалы, Туймазы, Уфа районнарында бирелгән.

Конкурста халык саны 20 меңнән артмаган авыл җирендә эшләүче 35 яшькә кадәрге укытучылар катнаша ала. Конкурс шартлары нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр авыл мәктәбендә кимендә 10 ел эшләргә тиеш.

2024 елда конкурска документлар 1 февральдән 31 майга кадәр кабул ителде. Барлыгы 180 гариза кергән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: