Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август , 10:39

Ялгыз кешеләрне мошенниклардан якларга телиләр

Ничек итеп?

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Сентябрьдә Дәүләт Думасы күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә ялгыз кешеләрне  мошенниклардан яклауга юнәлтелгән закон проектын караячак. Документ  Башкортстанның Дәүләт Җыелышы депутатлары тарафыннан эшләнгән һәм федераль парламентка  кертелгән.

Корылтай рәисе Константин Толкачёв сүзләренчә, закон проекты гражданнарны бүләк итү килешүе рәсмиләштерелгән фатирлар белән мошенниклык гамәлләреннән яклауга юнәлтелгән. Якын туганнар булмаган кешеләр тарафыннан төзелгән бүләк итү килешүләренә мәҗбүри нотариаль таныклык кертү тәкъдим ителә.

Бүгенге көндә МФЦда кирәкле документларны имзалап кына рәсмиләштереп булган бүләкләү тәртибе мошенникларга сәламәтлекләре белән проблемалары булган ялгыз өлкән кешеләрне, шулай ук наркотик һәм алкоголь бәйлелегеннән интегүче гражданнарны һ.б. ялгыш юлга этәрергә мөмкинлек бирә.

Элегрәк проектка Русия Закон чыгаручылар советының уңай бәяләмәсе алынган иде. Документны шулай ук Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты хуплады, ул әлеге закон проектын кабул итәргә киңәш итте. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: