Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август , 08:58

СВОда һәлак булган сугышчының кызы туган

Гөлнур Колсаринаның социаль челтәрләреннән.
Фото:Гөлнур Колсаринаның социаль челтәрләреннән.

Уфада  “Ватанны саклаучылар” төбәк фонды махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының яңа туган кызын бәби туу йортыннан каршы алган. Фондның җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрендә язуынча, дөньяга 14 августта республика перинаталь үзәгендә аваз салган кызчыкка Карина дип исем кушканнар. Кичә аларны бәби туу йортыннан чыгарганнар. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы быел февральдә батырларча һәлак булган.

“Гаиләне шунда ук канат астына алдык. Барлык тиешле  федераль һәм төбәк ярдәм чараларын алар тулы күләмдә ала. “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы героебызның гаиләсенә һәм аның әти-әнисенә  ярдәм күрсәтеп тора”, – дип белдерде Гөлнур Колсарина.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондын булдыру турындагы Указны ил Президенты Владимир Путин агымдагы елның апрелендә имзалады. 2023 елның 1 июнендә Уфада “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының төбәк филиалы эшли башлады. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Гөлнур Колсаринаның социаль челтәрләреннән.
Фото:Гөлнур Колсаринаның социаль челтәрләреннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: