Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август , 18:30

Гаилә – һәр кеше өчен изге

"Туганнар - кадерлеләр" гаилә берләшмәләре форумы узды.

Гаилә – һәр кеше өчен изге
Гаилә – һәр кеше өчен изге

"Туганнар - кадерлеләр" гаилә берләшмәләре форумы узды.

 

"Торатау" конгресс-холлында" "Туганнар - кадерлеләр" гаилә берләшмәләре форумы узды.

Бу зур чарада республиканың төрле районнарыннан 150дән артык гаилә катнашты.  Форумда 6 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары, апа-сеңелләре һәм абыйлары катнашты.

Чараны «Беренчеләр хәрәкәте» гомумрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте, Башкортстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, шулай ук Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештырды.

Бәйрәмне ачу тантанасында  «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов, БР Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина, республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ирина Небогатова катнаштылар һәм форумга уңышлы эш һәм уңай тәэссоратлар, яңа танышулар, тәҗрибә уртаклашуларны, белемнәрен арттыруны теләп, бәйрәм белән котладылар.

– Гаилә – һәр кеше өчен иң кадерле, якын, газиз. Гаиләдә бер-береңне аңлап, ишетеп, сөйләшеп яшәргә кирәк. Бүген форумда алган белемнәрегез, остаханәләрдә үзләштергән яңа шөгыльләрегез  хакында башкаларга да җиткерегез! Бу да бик мөһим! Гаиләдә бәхетле булган кеше генә тулы бәхетле була! – диде  Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина.

– Мондый чаралар буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм һәр кеше тормышында гаилә әһәмияте турындагы идеяләрне алга сөрү өчен мөһим. Башкортстанда мондый форумнар идеяләр һәм традицияләр очрашу урынына әверелә, үзара ярдәмләшү һәм гаиләгә хөрмәт кыйммәтләре һәр йөрәктә чагылыш таба, – диде «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов.

Фото: «Беренчеләр хәрәкәте» матбугат хезмәте.

Гаилә – һәр кеше өчен изге
Гаилә – һәр кеше өчен изге
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: