Чара Стәрлетамак тарихы белән бәйле, аңа нигез салучыларның берсе булып XVIII гасырдагы рус сәүдәгәре Савва Тетюшев санала. Традиция буенча фестивальнең төп мәйданчыгы Салават Юлаев исемендәге скверда булды. Нәкъ анда XX гасыр башына кадәр сәүдәгәрләр ярминкәләре үткәрелгән булган. Бәйрәм шулай ук Стәрле һәм Ашкадар елгаларының яңартылган яр буйларында, шәһәрнең үзәк урамнарында уза.
Фестивальне милли костюмнарда шәһәрнең тарихи мәйданына бәйрәм йөреше һәм «Гөлнәзирә» башкорт милли биюе ачып җибәрде, анда шулай ук Беларусиядән килгән барлык коллективлар катнашты. Башкортстан башлыгы фестиваль кунакларын сәламләде, аларга яхшы кәеф, ә шәһәргә тотрыклы үсеш теләде.
— Стәрлетамак дүртенче тапкыр искиткеч фестиваль уздыра. Ул тамырлары белән тарихыбызның тирәнлегенә барып тоташа — бу Башкортстанның һәм бөтен Русиянең мәдәнияте һәм бердәмлеге, күпмилләтле дуслыгы бәйрәме. Кунакчыллыклары, фестивальне җылы оештырулары өчен шәһәр халкына рәхмәт белдерәм. Елдан-ел бирегә чит илләрдән һәм РФ төбәкләреннән делегацияләр күбрәк килә, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Фәрит улы. — Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим. Без сезнең белән бик катлаулы вакытларда яшибез, әмма бергә һәм бердәм булу аркасында теләсә нинди сынауларны кичерәчәкбез. Һәм туган Башкортстаныбызны, шәһәрләребезне һәм дә авылларыбызны үстерәчәкбез. Бәйрәм белән!
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә һәр муниципалитетта брендлы чаралар уздыруның мөһимлеген дә ассызыклады.
— «Купец 2.0» — республиканың иң якты фестивальләренең берсе, зур масштаблысы. Узган ел анда 60 мең кеше катнашты. Быел да килүчеләр бик күп. Ул бик матур, кешеләрнең кәефе яхшы. Мин монда бик теләп киләм, — дип бәян итте Радий Хәбиров. – Бу бик зур хезмәт — фестивальне әзерләү һәм аны яхшы үткәрергә дә кирәк бит әле. Биредә икътисад та бар, сату-алуның җитди күләмен күрәбез. Ә бу халык сәнгать кәсепләрен үстерү өчен яхшы стимул.
Фото: БР Башлыгы порталы.