Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август , 12:25

Һәрбер оста – уникаль һәм кабатланмас

“Башҡорт аты” халыкара башкорт токымлы атлар фестивалендә “Осталар шәһәре” күргәзмәсе эшли.

Һәрбер оста – уникаль һәм кабатланмас
Һәрбер оста – уникаль һәм кабатланмас

Башҡорт аты халыкара башкорт токымлы атлар фестивалендә “Осталар шәһәре күргәзмәсе эшли.

Экспозицияләр Башкортстанның һәм күрше төбәкләрнең бай мәдәни мирасы, укикаль кул эшләре белән танышырга, шулай ук кулдан эшләнгән сувенирлар сатып алырга уникаль мөмкинлек бирә.

Атлар “киеме” конкурсында катнашучы осталарның эшләнмәләре аеруча кызыклы. Биредә тимердән эшләнгән әйберләрне, тиредән эшләнгән иярләр, йөгән, камчы, чыбыркы, ау һәм башка хәрби кирәк - яракларны, шулай ук традицион башкорт попонасының төрле төрләрен-сергетышны күрергә була.

Самара өлкәсеннән оста Марс Солтанов иярләр, Белорет районыннан Вилдан Абдрахманов юкәдән попоннар алып килгән.

   Республика халык иҗаты үзәге мәгълүматы буенча, экспозицияләрдә 40ка якын останың кул эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Алар арасында Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бишбүләк, Бөрҗән, Гафури, Зилаер, Илеш, Ишембай, Миякә, Учалы, Уфа районнары, Сибай, Стәрлетамак, Уфа, Самара өлкәсе, Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе осталары бар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: