Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август , 12:45

Фестиваль сәхнәсендә – канатлы ат турында спектакль

     Әлеге мәлдә Баймак районының Граф күле янында шаулап-гөрләп барган “Башкорт аты” фестивалендә курчак театры канатлы ат турында спектакль күрсәтә.

Фестиваль сәхнәсендә – канатлы ат турында спектакль
Фестиваль сәхнәсендә – канатлы ат турында спектакль

   "Башкортлар тормышында үзеннән-үзе шулай килеп чыккан -  ат ышанычлы һәм тугры дус булып кала. Нәкъ менә шуның өчен " Акбузат” һәм “Урал батыр” эпосларында ат төп геройлар рәтендә” ,-дип билгеләп үткән иде Башкортстан Башлыгы.

“Башкорт аты”  халыкара фестивале кысаларында бүген, 16 августта, Башкорт дәүләт курчак театры яшь тамашачылар белән театральләштерелгән интерактив күңел ачу программасы күрсәтә. Спектакльне кыр шартларында күрсәтүгә әзерлек белән театрның баш рәссамы Светлана Степанова җитәкчелегендәге иҗат командасы шөгыльләнә.

Программада, уеннардан тыш, театрның башкорт мәдәниятен данлаучы «Урал-батыр», «Сабантуй», «Батыр сусар», «Сихерләнгән ат күле» спектакльләреннән өзекләр дә бар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: