Фестивальдә Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Азербайҗан, Гарәп Әмирлекләреннән җайдаклар, спортчылар, галимнәр һәм бизнес вәкилләре катнаша.
“Башкорт аты " - республика башлыгы Радий Хәбировның халык хуплаган инициативаларының берсе. Бу чара төбәк өчен бик әһәмиятле: ул башкорт токымлы атларны популярлаштыруга, ат, кымыз продукциясен үстерүгә, нәселле атлар үрчетүне, ат спортын үстерүгә юнәлдерелгән һәм, моннан тыш, халык арасында бик популяр.
Фестиваль программасы чараларга бай. Кичә, 15 августта, фестивальнең беренче көнендә, борынгы төрки көрәш сәнгате буенча «Ҡара ҡаплан» Гран-при, яшүсмерләр арасында грэпплинг спорт көрәше һәм ир-атлар, хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турнирлары, уктан ату буенча “Ирәндек мәргәне” ачык республика турниры үтте.