Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август , 15:05

“Башкортстан бик ошый!”

Мисыр спортчысы “Башҡорт аты" фестивале ярышларында катнаша.

“Башкортстан бик ошый!”
“Башкортстан бик ошый!”

   “Башҡорт аты III халыкара башкорт токымлы атлар фестиваленең икенче көне мас-рестлинг буенча ярышлар белән  башланды. Ярышларда барлыгы 100дән артык кеше катнаша. Хәтта чит илдән дә барлар.

     Үлчәүгә чиратка русиялеләр белән беррәттән Мисыр, Ангола, Алжир, Казахстан, Төрекмәнстан, Һиндстан вәкилләре тезелде. Катнашучыларның берсе – Мисырда  туган Ибраһим Мөхәммәт. Ул Уфада медуниверситетта укый, киләчәктә Русиядә табиб-хирург булып эшләргә уйлый.

 - Мин университетыбыз секциясендә мас-рестлинг белән инде ике ел шөгыльләнәм, спорт мастерымын. Студентлар арасында Русия чемпионатында - беренче, шулай ук Мәскәүдә өченче урын алдым. Мас-рестлинг белән университетта укыганда мавыга башладым. Безнең Мисырда әлегә бу спорт төре белән шөгыльләнмиләр. Бүген 90 кг.га кадәр авырлык категориясендә катнашам. Башкортстанда бик ошый. “Башҡорт аты” фестиваленә беренче килүем.

Спортчыга төпле киңәшләрне Олег Поздняков бирә. Ул Учалыдан килгән.

- Миңа 56 яшь. Мас-рестлинг белән узган ел шөгыльләнә башладым. Монда бик ошый, - ди тренер  Олег Поздняков. Быел ярышларда үзе дә катнашак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: