Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август , 11:40

"Башкорт аты" фестивалендә туристик кластер булдыру турында фикер алыштылар

“Бездә яхшы токымлы атлар, күркәм Ирәндек һәм шифалы кымыз бар. Шулай булгач, ник яхшы туристик базалар булдырмаска?” диләр белгечләр.

"Башкорт аты" фестивалендә туристик кластер булдыру турында фикер алыштылар
"Башкорт аты" фестивалендә туристик кластер булдыру турында фикер алыштылар

“Башкорт аты” фестивале программасы бай һәм эшлекле. Мәйданчыкларның берсендә “Ирәндек” туристлык-рекреацион кластеры проекты турында фикер алыштылар. Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко билгеләп үтүенчә, кластер Баймак һәм Абҗәлил районнарын берләштерергә тиеш. Аның төп максаты - атта йөрү туризмын үстерүгә ярдәм итү. Проект концепциясе турында тулырак итеп БР туристлык территорияләрен үстерү буенча проект офисы җитәкчесе Заһир Котлычурин сөйләде.

"Иң мөһиме — бездә атлар, күркәм Ирәндек, шифалы кымыз бар. Бу  туристлык кластеры булдыру өчен яхшы шартлар. Башкорт аты талымсыз, ул үзенә азыкны кыш көне дә үзе таба белә. Территориядә заманча яхшы туристик базалар барлыкка килергә тиеш. Туризм өлкәсендә  туристик маршрутларны үстерүгә  дәүләт грантларын алган эшкуарлар һәм энтузиастлар бар инде”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: