Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2024, 16:30

“Башкорт аты” балаларга мавыктыргыч уеннар зонасы тәкъдим итә

Уеннар аша алар вакытны күңелле үткәрә, милли мәдәният һәм традицияләр белән таныша.

“Башкорт аты” балаларга мавыктыргыч уеннар зонасы тәкъдим итә
“Башкорт аты” балаларга мавыктыргыч уеннар зонасы тәкъдим итә

Баймак районында Башҡорт аты” фестивале дәвам итә. Чараның программасы бик бай. Меңнән артык кешеләр бәйрәм күрергә, тамаша кылырга килде.

    III Халыкара фестиваль балаларга да мавыктыргыч балалар зонасы тәкъдим итә. Алар Башкортстан мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаша.

   “Милли уйындар” интерактив мәйданчыгында балалар “Ак тирәк, күк тирәк”, “Яшерәм яулык”, “Чүлмәк сугу”, “Тоҡта йүгереү”, “Көйәнтә менән йүгереү” кебек традицион  уеннарны уйныйлар.

   Моннан тыш, төрле актив спорт уеннары оештырылды, шул исәптән -  эстафеталар, туп белән уеннар һәм бию флешмоблары.

    “Башҡорт аты” фестивалендә балалар зонасы – балаларга башкорт мәдәнияте һәм традицияләре белән танышып, күңелле һәм фәһемле вакыт үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек”, - дип билгеләп үтте Республика халык иҗаты үзәгенең проект эшчәнлеге бүлеге методисты Линиза Солтангужина.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: