Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2024, 14:30

“Ат үрчетү өчен бездә барлык шартлар да бар”

Башкортстанда елкычылыкны үстерүгә соңгы өч елда 200 млн. сум дәүләт ярдәме бүленгән.

“Ат үрчетү өчен бездә барлык шартлар да бар”
“Ат үрчетү өчен бездә барлык шартлар да бар”

      Башкортстанда елкычылыкны үстерүгә соңгы өч елда 200 млн. сум дәүләт ярдәме бүленгән, диде  Баймак районында әлеге мәлдә шаулап-гөрләп барган “Башҡорт аты” халыкара фестивалендә Хөкүмәт вице-премьеры – республика  Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

     Исегезгә төшерәбез, “Башҡорт аты” фестивале республикада 2022 елдан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән үткәрелә.

    "Бүген безнең республика атлар саны буенча илдә икенче урында тора (128 мең баш), кымыз җитештерү буенча лидербыз. Һәм бу тенденция инде 15 ел саклана", - дип белдерде Илшат Фазрахманов.

     Ул билгеләп үткәнчә, хәзер Башкортстан ат үрчетүчеләренә авыл хуҗалыгы өчен каралган барлык ярдәм чаралары да диярлек ачык. Алар арасында – ташламалы кредитлар, техникага, ашлыкка, сөткә субсидияләр һәм грантлар.

  Грант ярдәме юнәлеше буенча гына да өч ел эчендә бүлеп бирелгән акчаларның гомум күләме 131 млн сумнан артып киткән, дип өстәделәр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: